Бакчачылар өчен шпаргалка
Кыяр турында белергә кирәкле мәгълүмат
- Кыярларыгыз 3-4 яфраклы булгач, түбәндәге состав белән эшкәртергә кирәк. Бер чиләк суга 30 тамчы йод, 20 г кер юу сабыны һәм 1 литр сөт салырга. Әлеге катнашма белән 10 көн саен сиптерергә була.
- Кичтән бер икмәкне бер чиләк суга салырга, иртән икмәкне вакларга, һәм кечкенә пузырек йод салырга. Әлеге 1 литр катнашманы бер чиләк суга кушарга кирәк һәм ике атна саен түтәлләрне һәм көзгә кадәр кыярларны сиптерергә. Черемә яшел булып саклана.
- Бер чиләк суга ике литр эремчек суы һәм 150 г шикәр комы салып болгатабыз. Сиптерергә һәм сибәргә кирәк. Болай эшкәрткәннәр соң кыярланып, җимеш бирә башлаячаклар.
- 700 г банка суган кабыгын 10 литрлы суга салып кайнатып чыгарырга, газдан алып, 12-14 сәгать төнәтергә. Сөзәргә. Су белән кушарга: 1 литр төнәтмәгә – 4 литр су. Кыярның сабакларын сиптерергә һәм җиргә сибәргә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев