Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#кирәклекиңәшләр

Бәйрәм табыныннан соң

Төрле нигъмәтләрдән сыгылып торган табыннан соң, бигрәк тә алкоголь дә булса, иртәгәсе көн бер дә җиңелләрдән түгел. Алда яңа ел бәйрәмнәре, барыбыз да ныклап әзерләнәбез, нинди генә тәмлүшкәләр сатып алмыйбыз да, нинди генә ризыклар әзерләмибез!

Фото: ясалма интеллект

Төрледән төрле салатлар, майлы казлар, пилмәннәр, башка төрле кабымлыклар – болар барысы да бер утыруда бер ашказанына керә... Шундый сыйланудан соң организмдагы авыр халәтне җиңеләйтү өчен берничә киңәш тәкъдим итәбез.

Төп киңәш – күп итеп су эчегез. Тәүлеккә 2 литрдан да ким булмаган күләмдә су эчеп, организмдагы су балансын торгызыгыз.

Җиңел ризыклар гына ашагыз, ә кичәгедән калганнарны түгел. Шулпа, җиңел ашлар һәм әчетелгән сөт продуктлары көчне тупларга, канда шикәр микъдарын нормага китерергә ярдәм итәр.

Банан (калий), кефир һәм башка ферментланган ризыклар хәлне яхшыртырга ярдәм итә.

Каһвә кулланмагыз: кофеин организмны тагын да сусызландыра, шуңа аны һәм алкогольле эчемлекләрне читкә алып куегыз.

Башыгыз авыртса, ибупрофен яки парацетомол кабул итегез. Аспирин кирәкми, ул ашказанын ярсытырга мөмкин.

Саф һавада йөрү, әзрәк физик активлык кан йөрешен яхшырта һәм үзегезне әйбәтрәк хис итәргә булыша.

Яхшы йокы да организмга тернәкләнергә ярдәм итә.

Шушы киңәшләрне үтәп, сез организмыгызны бәйрәм табыннарына әзерли һәм күңелсез нәтиҗәләрдән котыла аласыз. Исегездә тотыгыз, урталык – сәламәтлек нигезе!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев