2026 ел символы нәрсә ярата
Ат – ирек сөючән, энергияле һәм ашкынулы хайван. Аңа барлык табигый, гади һәм гармонияле, әмма шул ук вакытта очкынлы һәм хисси төсмерле нәрсәләр ошый. Ул ихласлыкны, хәрәкәтне һәм позитивлыкны үз итә.
Фото: ясалма интеллект
Төсләр: ачык, җылы, тере төсләр – кызыл, куе сары, коңгырт, яшел һәм сарыны сайлагыз. Кара һәм кара зәңгәр төсләр, су белән бәйле булганлыктан, быелгы ут елына килешми. Соры – үзенең тынычлыгы белән Ат елына туры килми. Ә менә шәмәхә төс – үзендә кызылның (ут) энергиясен һәм зәңгәрнең (су) тынычлыгын берләштереп, тигезли һәм җайлый.
Материаллар: табигыйлыкка – агач, таш, мамык, җитенгә өстенлек бирегез. Шул ук вакытта, ат статус һәм зыялылык, нәфислек символы, шуңа кыйммәтле тукымалар – ефәк яки бәрхет тә урынлы булачак. Синтетика һәм тупас материаллар атка туры килми.
Ризык: нигездә, үсемлек азыклары булсын: «свежий» яшелчәләр, салатлар, бөртектән гарнирлар (дөге, карабодай, бодай), сусыл җиләк-җимеш, бигрәк тә алма һәм цитруслылар хуш килер. Бәйрәм өстәленә кайнар ризыклардан балык яки җиңел ит – тавык, күркә, куян яхшы булыр. Ут, ялкын стихиясен ассызыклау өчен, ризыкларга борычлы соуслар, тәмләткечләр, имбир өстәгез. Ә десертка килгәндә, үзегез пешергән җиләк-җимеш эчлекле хуш исле пироглар, кекс яки печеньелар йортка бәрәкәт китерер.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев