Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Йолдызлар

Зәмирә Рәҗәпова: «Иртәгә никах дигән төндә икенче хатыны барлыгын белдем»

Алып баручы Зәмирә Рәҗәпова-Куприянова үзенең социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә «18 яшьлек Зәмирәгә» киңәшләрен биргән.

Фото: социаль челтәрләрдән алынды

«18 яшьлек Зәмирәгә мин бер генә киңәш бирер идем: «Башкаларның фикереннән курыкма!».

Әгәр дә мин үз вакытында кеше сүзеннән курыкмасам:

– Мин театр юнәлешендә укырга керер идем, ләкин миңа «синнән артист чыкмый» дип әйттеләр;

– Мәктәпне тәмамлауга ук Казанга китәр идем! Ләкин мине «син анда яши алмаячаксың» дип туктаттылар;

– Никах укытмаган булыр идем, чөнки иртәгә никах дигән төнне булачак иремнең икенче хатыны барлыгын белдем;

– Кияүгә 30 яшьтән соң гына чыгар идем, ләкин «син – карт кыз» дип колак итемне чәйнәделәр (26 яшьтә кияүгә чыктым);

– Музыкаль белем алыр идем, ләкин миңа «анда синең кебекләр миллион» дип әйттеләр.

Хәзер мин бу тылсымлы сүзләрне балаларыма әйтәм! Кешенең нәрсә әйтүе түгел, үзеңнең нәрсә уйлавың мөһим!» – дип яза Зәмирә.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев