Татар эстрадасында үз моңы белән тамашачы күңеленә юл салган җырчы Илшат Сафин белән әңгәмә
Йолдызлар

Татар эстрадасында үз моңы белән тамашачы күңеленә юл салган җырчы Илшат Сафин белән әңгәмә

Кукмара районының Аш-Буҗи авылында туып-үскән авыл егете өчен сәхнә юлы көтелмәгән борылыш булса да, бүген ул тормышын иҗаттан башка күз алдына китерми. Аның җырларында туган як, авыл, әти-әни, дуслык, мәхәббәт һәм гади тормышның кадере чагыла. Ә сәхнә артында нинди Илшат яши? Бу хакта җырчы үзе сөйли.

– Илшат, сез Кукмара районының Аш-Буҗи авылында туып-үскәнсез. Авылда алган нинди тәрбия яки гадәт бүген дә холкыгызда иң нык саклана?

– Бүгенге көндә дә әти-әни биргән тәрбия белән яшибез, Аллаһка шөкер. Аларның тырышлыгы, дөрес тәрбиясе өчен бик зур рәхмәт. Безне кечкенәдән эштән курыкмаска өйрәттеләр. Нинди генә эш булса да, аны башкардык, хезмәттән җирәнмәдек. Әти-әни безне эш белән үстерде, аны яратырга өйрәтте. Тагын бер мөһим нәрсә – дөреслек. Кешене алдамаска, икейөзле булмаска, һәрчак дөресен сөйләргә, башкаларны хөрмәт итәргә, булдыра алганча ярдәм кулы сузарга өйрәттеләр. «Олыны олы ит, кечене кече ит» дигән тәрбия күңелемдә бүген дә саклана. Менә шул кыйммәтләр белән яшибез, көн күрәбез.

– Сез инженер-технолог белгечлеге алгансыз. Әгәр җырчы булмаган булсагыз, бүген үзегезне кайсы һөнәрдә күз алдына китерер идегез?

– 2012 елда 11нче сыйныфны тәмамлап, Казанга укырга килдем. Ул вакытта КХТИ дип йөртелә иде. Дүрт ел укып, инженер-технолог дипломы алдым. Мин техникага гашыйк, дип әйтсәм дә була. Бәлки, авылда үскәнгәме икән, кечкенәдән шулар арасында булдым. Әти 2010 елда фермер эше белән шөгыльләнә башлады. Җирләребез күп иде, бәрәңге, суган утырттык, ашлык үстердек.

Шуңа күрә, техника да җитәрлек булды: КамАЗ, җиңел машиналар, комбайн һәм башкалар. Аларның барысына да кечкенәдән утырып үстем. Әгәр иҗат юлына китмәгән булсам, киләчәгем барыбер техника белән бәйле булыр иде. Бәлки, үземә сервис ачып, ремонт эшләре белән шөгыльләнгән булыр идем. Яисә нинди дә булса техникада эшләр идем.

Фото: җырчының шәхси архивыннан

– «Агыйделнең буйлары» җыры сезне халыкка таныткан иҗат җимеше булды. Шул җыр белән зур сәхнәгә беренче тапкыр чыкканда күңелегездә нинди хисләр туды?

– «Агыйделнең буйлары» – иҗатымда бик зур роль уйнаган җыр. Ул 2015 елларда чыкты һәм мине халыкка танытты. Бу җырга һәм аның авторларына зур рәхмәтемне әйтәсем килә. Сүзләрен Гөлфия апа Шакирова, көен Артур Җамалетдинов язган. Мин кечкенәдән авыл клубларында, район мәдәният йортларында җырлап йөрдем. Казанга барып, конкурсларда да катнашкан булды. Әмма үз җырым белән зур сәхнәгә беренче тапкыр чыгуым нәкъ менә шул җыр белән булды. «Барс Медиа»ның «Ел ачышы» концертында УНИКС сәхнәсендә чыгыш ясарга чакырдылар.

Бер яктан – сөенеч, шатлык, икенче яктан – дулкынлану. Чөнки афишаны күргәч, мин кечкенәдән телевизордан карап, җырларын тыңлап үскән танылган артистлар белән бер сәхнәгә чыгачагымны аңладым. Ул вакытта үземә: «Аллаһым, рәхмәт! Кечкенәдән хыялланган теләгем чынга аша бит», – дидем. Балачакта, минем дә җырларымны телевизордан күрсәтсеннәр иде, зур сәхнәдә җырласам иде, дип хыяллана идем. Беренче чыгыш алдыннан бик каушадым. Авылдан әти-әнием дә килгән иде. Аларның йөзләрендәге шатлыкны күрү минем өчен аеруча зур бәхет булды. Сәхнәгә чыгып, җырымны башкардым да, кереп киттем. Шул көн минем зур сәхнәдәге иҗат юлымның башлангычы булды.

(Дәвамы киләсе санда.)


Нет комментариев