Легендар актриса Дания Нуруллинага — 80 яшь!
Йолдызлар

Легендар актриса Дания Нуруллинага — 80 яшь!

Татар театры сәнгатенең якты йолдызы, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Дания Нуруллина бүген үзенең 80 яшьлек күркәм юбилеен билгеләп уза!

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, "ЯҮ"

Дания ханым — үзенчәлекле таланты, тирән сыйфатлы уеннары һәм тамашачы күңелен яулаган кабатланмас образлары белән татар мәдәниятендә зур урын алып торган бөек актриса.

Кадерле артистыбызга ныклы сәламәтлек, озын гомер һәм чиксез күңел җылылыгы телибез! Олы бәйрәм уңаеннан, Чулпан Гыйсмәтуллина төшергән видеоны кабатлап сезгә тәкъдим итәбез. 

Видео: Чулпан Гыйсмәтуллина


Нет комментариев