Илсөя Бәдретдинованың 20 ел бергә эшләгән музыканты нигә киткән?
Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинова социаль челтәрләрдә үз төркемендәге үзгәрешләр турында хәбәр итте.
Быел аның музыканты, гитарист Сергей Тихонов киткән. 20 ел бергә эшләгән, бергәләп илнең барлык почмакларын айкаган музыкантының китү сәбәбен Илсөя үзе әйтте:
– Китү сәбәпләре – һәркемнең үзенчә. Кемнеңдер яше бар, кемнеңдер саулыгы әллә кем түгел, кемдер шәхси тормышын кора, ә кемдер тынычрак эш эзли. Нормаль хәл! Алар минем тормыштан түгел, бәлки гастрольле тормыштан китә. Без алар белән очрашабыз, аралашабыз. Гастроль – бик авыр әйбер, мин аларны аңлыйм! Һәркайсына рәхмәтлемен. Без алар белән катлаулы юл уздык, – ди Илсөя Бәдретдинова.
Моннан тыш быел җырчы төркеменнән тамашачыларның иң яраткан музыкантларыннан берсе – якут кызы Айсхана киткән иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев