Илгиз Мөхетдинов: «Алай эшләсәм, үземә хыянәт итәчәкмен»
Татарстанның атказанган артисты, Салих Сәйдәшев исемендәге зур концертлар залы артисты Илгиз Мөхетдинов һәрьяклап үзенчәлекле шәхес.
Ул башка җырчылар кебек социаль челтәрләрдә дә актив түгел. Тик шулай да башкалада кайнап торган иҗади проектларның һәрберсендә диярлек Илгиз катнаша. Камал, Тинчурин театрына барсаң да, чит илдән килгән мәртәбәле кунакларны каршылаганда да Илгиз җырлый. Илгиз Мөхетдиновның чын йөзе нинди? Бу сорауга җавапны бергә эзләдек.
– Илгиз, әңгәмәне шөбһә белдерүдән башлыйм әле. Сез үзегезнең сәләтегезне тулы көчкә эшкә җикмисез кебек тоела. Ни өчен?
– Бәлки, бу сүзләр дөрестер дә. Үземне бераз тыеп тотам. Атылып чыгарсың, янарсың. Концерт кую өчен генә концерт эшлисем килми. Син тамашачыга нинди фикер җиткерергә телисең? Бу сораулар, минемчә, бик мөһим. Без бүген эшли торган әйбер – безгә түгел, безнең балаларыбызга кирәк. Мин шуны күздә тотып эшлим.
– Җырчыларның бер җыры уңышлы килеп чыкса, репертуарда шул хитның «игезәкләре» барлыкка килә. Ә сезнең, бу яктан, жанрлар төрлелеге зур. Тәнкыйть тә ишетәсездер?
– Төрле стиль, жанрларда иҗат иткәч: «Бу татарча түгел. Кем алай җырлый соң?» – дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Әлфия апа Авзалова, Илһам абый Шакиров шулай җырлаган дип әйтәм. Чөнки алар шул заманнарда ук безгә: «Менә болай да җырлап карагыз», – дип әйтеп, үз иҗатларын калдырып киткәннәр. Дөрес, кайвакыт кызык өчен генә иҗат иткән җырлар көтмәгәндә танылып китә. Ә син еллар дәвамында мәгънә салып эшләгән хезмәтең акланмый. Мәгънә эзләмичә яшәсәң, бәлки, җиңелрәктер дә. Әмма мин алай эшләсәм, үземә хыянәт итәчәкмен, үз йөземне югалтачакмын.
– Социаль челтәрләр дөньясында сез бик үк актив түгел, ни өчен?
– Беренчедән, көн саен иҗат җимешләре туып тормый. Икенчедән, кайчан карасаң да социаль челтәрдә бәхәс, гайбәт туктамый. Телефонны ачасың, бер юньле хәбәр юк. Кеше болай да гел стресста яши. Мин шуңа күрә бу шау-шудан читтә торам. Иртән уянгач, социаль челтәрләрне тикшермим. Мин бик бәхетле кеше, чөнки ансыз да яши алам. Ә кемдер аңлы рәвештә бу бәхеттән баш тарта. Кешеләргә хәзер мәхәббәт җитми, шул гына.
– Илгиз, сез Казанда туып-үскән бәхетлеләрнең берсе. Димәк, кыенлыклар күреп үсмәгәнсез?
– Фатир эзләү кебек проблемалар мине читләтеп үтте. Әмма артист кешегә районнан шәһәргә килеп танылу җиңелрәктер. Чөнки җырчылар башта үз районнарында танылу ала. Районда син меңләгән кешедән – берәү. Сине таныйлар, ишетеп булса да беләләр. Ә шәһәрдә үссәң, сиңа миллионга якын кешедән нәрсә беләндер алдырып чыгарга кирәк. Әлбәттә, берәр «абзыең» булса, танылу тагын да җиңелрәктер. Әмма минем әти – машина йөртүче, әни – пешекче булып эшләде.
– Әти-әниләр иҗат итүгә каршы килмәдеме?
– Әти Әфган сугышын үткән кеше, шуңа ул безне балачактан кылган гамәлләребез өчен җаваплылык тоеп яшәргә өйрәтте. «Үз башың бар, үзеңә ышанып яшәргә кирәк», – дия иде. Әти тыйнак, сабыр кеше, әмма кызып китсә, бөтенебезгә дә эләгә. Моны белеп, энем белән шуклыкларны әнигә әйтә идек. «Мам» – дигән сүз беренче тапкыр яшүсмер вакытта авыздан ычкынды. Әтинең йөзен күрсәгез иде... Бер сүз әйтмәде, күзләре белән генә яндырды.
– Илгиз, улыгыз туу белән дә котлыйм. Әтилек хисләрегез уяндымы әле?
– Бер көнне өйдә улым белән икәү генә калдык. Менә шул көнне «бала карыйм» сүзләрен әйтү генә җиңел булуына төшендем. Икенче көнне үк Дианага чәчәкләр алып кайттым. «Мин бит эшләргә генә түгел, тормыш иптәшемә булышырга да тиеш», – дигән фикергә төшендем. Тормыш иптәшем дә иҗат кешесе бит, ул бөтен булган хыялларын читтә калдырып, әлегә балабыз белән ныклап шөгыльләнә. Мин аңа сокланам. Хәзер үк балама нәрсә бирә алырмын дип уйланам. Мин нәрсә эшлим, ул киләчәктә шуны кабатлаячак. Баланы түгел, үзебезне тәрбияләргә кирәк. Ризванга бер яшь тә юк әле. Әмма уйландыра...
– Диана белән мәхәббәт тарихы ничек башланды? Озак очрашып йөрдегезме?
– Без көллияттә укыганда таныштык. Диана миннән бер курс түбән укыды. Консерваториягә укырга кергәч, очраша башладык. 1 гыйнварда хисләремне аңлаттым һәм алты елдан соң шул ук көнне тәкъдим ясадым.
– Алты ел аз түгел инде ул. Ни өчен тәкъдим ясау сузылды?
– Без бит студентлар идек. Өч ел очрашкач, бу мөнәсәбәтләрнең нәрсәгә алып барасын аңладык инде. Әмма бераз аякка басарга кирәк иде. Башта йорт мәсьәләсен хәл иттем. Анысы җайланды, тик Диана әле укып бетермәгән иде. Аның укуын тәмамлавын көттек. Мин бераз «искечә» уйлыйм. Диананы акыллы булуы өчен дә яратам. Ул чит-ят кешеләрнең фикеренә колак салмый. Ул миңа ышанды, ә мин – аңа. Күрәсең, безгә алты елдан соң гына язылышу язган. Иң мөһиме – без бәхетле. Хөрмәттә, мәхәббәттә яшибез.
(Кыскартып алынды)
Илгизә Галиуллина. «Шәһри Казан»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев