Илсөя Бәдретдинова: «Шәхси тормышымны җайлыйсым килә»
Илсөя Бәдретдинова белән интервьюдан өзек.
— Буш вакытым бик сирәк. Ә буш вакыт булган очракта да мин үз-үземә урын таба алмый башлыйм, аннары кереп китәм депрессиягә. Бер 5–6 сәгать йокы эләксә — бу инде бәхет. Шуңа күрә шәхси тормыш турында уйлап утырырга вакытым да юк. Кеше, бигрәк тә иҗат кешесе, мәхәббәтсез яшәргә тиеш түгел. Күңелне мәхәббәт яшәртә.
Кайвакыт барысын да ташлыйсы килгән чаклар була. «Үземне уйларга вакыт җитеп килә бит», дигән уйлар туа. Чөнки сәламәтлекне карарга вакыт бөтенләй калмады. Бала белән дә буласы килә — Нариман иртәгә өйләнә торган малай инде. Үсеп җитте, аның үсүен дә мин күбрәк видео аша сөйләшеп кенә күреп тордым. Үземнең шәхси тормышымны да җайлыйсым килә. Шуның белән, мөгаен, елына 200 концерт куеп йөрү тукталыр дип уйлыйм. Проектлар, зур-зур шәһәрләр калыр, ләкин бертуктаусыз сольный һәм җыелма концертларда эшләү кимергә тиеш. Чөнки яшәргә вакытым бөтенләй калмый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев