«Гүзәлем: Безнең кызыбыз Мәдинә инде 5 яшьтән мәдрәсәгә йөри»
«Бу тормышка һәр кеше үз дине белән туа»
«Бу тормышка һәр кеше үз дине белән туа. Күп кенә гаиләләрдә дин хөрмәт ителсә дә, балаларга кечкенә чактан ук дин дәресләрен аңлату, аларны Коръән укырга өйрәтү алып барылмый. Мин дә шундый ук гаиләдә дөньяга килдем. Безне Аллаһы Тәгалә турында сөйләп, Коръән, намаз укырга өйрәтеп, яулык ябарга тиеш икәнлегебезне аңлатып үстермәделәр. Әлбәттә, әби-бабайларыбыз намаз укый иделәр. Аларны күреп: «Картайгач без дә намаз укый башларбыз, яулык бәйләрбез», – дип уйлый идек. Бу инде безнең әниләребез һәм әбиләребез буыны – совет чоры кешеләре. Ул чорда сәясәт ягыннан динебез кысылган, һәм алар шундый тәрбия алып үскәннәр.
Ә инде безнең буынга килгәндә, без хәзер ислам күпкә иреклерәк булган заманда яшибез. Әлхәмдүлилләһ, бөтен теләгән җиребездә намаз уку, ураза тоту, яулыктан йөрү мөмкинлеге бар. Балаларыбызга да кечкенәдән дини тәрбия бирергә тырышабыз. Мәсәлән, безнең кызыбыз Мәдинә инде 5 яшьтән мәдрәсәгә йөри. Без аңа дин белән бәйле бөтен нәрсәне дә аңлатабыз. Шулай ук ул әти-әнисенең намаз укыганын, әнисенең яулыктан йөрүен күреп үсә (әбисенең генә түгел, ә нәкъ менә әнисенең дә).
Безнең гаиләдә иң беренче булып, әби-бабайлар артыннан, минем әтием дингә тартылды. Ә инде кияүгә чыккач, тормыш иптәшемнең дә дингә якын булуын аңладым. Намаз укымаса да, Салават уразасын тота, хәрам ризыклар ашамый, йоклар алдыннан догалар укый иде. Уйлап карасаң кызык кына – ул заманча кеше, эстрада җырчысы, төнге клубларда чыгышлар ясаучы яшь, популяр җырчы. Шулай булса да, аның күңелендә иман нуры бар иде, һәм менә аның шул ягы мине һәрвакыт сокландырып килде», – ди ул.
Фото: соц.челтәрләрдән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев