Ураза турында файдалы мәгълүмат
Иман нуры

Ураза турында файдалы мәгълүмат

Үзегезгә саклап куегыз, хөрмәтле дин кардәшләребез!

Нәзарәттә 2025 елда Рамазан өчен фитр сәдакасы, фидия күләмнәре билгеләнде

Быел Рамазан ае уразасы 2025 елның 1 мартында тотыла башлый.
Беренче тәравих намазы 28 февральдә ястү намазыннан соң укыла.
Быел ураза 29 көн тотыла. Уразаның соңгы көне – 29 мартта.
Фитр сәдакасы – 200 сум, зәкят чыгарырлык байлыгы булган кешеләргә – 1100 сум.
Фидия күләме һәр көн өчен – 400 сум.

Ураза бәйрәме быел 30 мартка туры килә. Гает намазын уздыру тәртибе турында ТР мөселманнары Диния нәзарәте өстәмә рәвештә игълан итә.


Нет комментариев