Иман нигезләре
Исламга килгән – шәһадәт китергән кешегә иман нигезләрен өйрәтү диндә иң беренче баскычлардан санала.
Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»
Моны тел белән болай дип белдерелә:
Әәмәнтү билләәһи – Аллаһуга Иман китердем ягъни Аның барлыгына, берлегенә күңелем белән инандым, телем белән шуны әйтәмен.
Үә мәләәәә-икәтиһии – Һәм аның фәрештәләренә;
Үә күтүбиһии – һәм Аның китапларына;
Үә русулиһии – һәм Аның илчеләренә;
Үәл-йәүмил әәхыйри – һәм ахирәт көненә;
Үәлкадәри – һәм тәкъдиргә; хайриһин – аның яхшысы; үә шәрриһии – һәм Аның яманы; мин-Әллааһи Тәгәәләә – Аллаһы Тәгаләдән.
Үәл-бәгси – яңадан терелеп чыгуга; бәгдәл-мәүти – үлгәннән соң.
Һәр сүзнең тәрҗемәсе шулай була. Әмма тел белән әйткәндә аны шулай укыйбыз:
Әәмәнтү Билләәһи үә мәләәәә-икәтиһии үә күтүбиһии үә русүлиһии үәл-йәүмил әәхыйри үәл-кадәри хайриһии үә шәриһии минӘллааһи Тәгәләә үәл-бәгси бәгдәл-мәүт. – Аллаһу Тәгаләнең барлыгына һәм берлегенә һәм Аның фәрештәләренә һәм Аның китапларына һәм Әхирәт көненә һәм Тәкъдирнең яхшысы да яманы да Аллааһу Тәгаләдән булуына һәм үлгәннән соң яңадан терелеп чыгуга иман китердем”.
Бу – Иман МҮФӘССАЛЬ – аерып иман китерү була.
Гамәл кабул булсын, дисәк...
Санап үтелгән иман нигезләрен, кайберәүләр аны иман шартлары дип тә атый. Тулысынча белмәгән һәм аңламаган кешенең, әгәр аның инануында шуларның берәрсенә шикләнү булса, кылган гыйбадәте кабул булмый. Әйтик, берәр кеше Аллаһу Тәгаләгә, тәкъдиргә иман китерәм дип әйтсә, әмма күрәзәчегә йөрсә, аның сүзләренә ышанса, яисә йолдызларның кеше язмышына тәэсире бар, дип йолдызнамәләр укыса, бу кеше Исламнан һәм Иманнан чыгып китә. Бу – зур гөнаһ булып санала. Шул кылган эшләренә үкенеп, тәүбәләр кылганнан соң, яңадан шәһадәт сүзләрен әйтеп, аңа Исламга кайту тиеш була. Яисә Корьәндә тыелган берәр хәрам эшне хәләл, дип белдерсә, бу кешегә дә тәүбәләр китерергә, Иманны яңартырга кирәк булып чыга.
Күз карасыннан да кадерле булган Иманыныбызны саклау, хакыйкый Иманга ия булу өчен тырышу – һәр мөселманның иң изге бурычы. Моның өчен һәркайсыбыз фидакарьлек күрсәтергә: мәчет-мәдрәсәләргә барып гыйлем алырга, алган гыйлемнәрне башкаларга җиткерергә, гаиләсен, якыннарын, күршеләрен Аллаһка якынайту өчен мәчетләребезне җанландыру, бөтен мөмкинлекне файдаланырга тиеш.
Дога.Дин.Ислам ТГ сәхифәсеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев