Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Иман нуры

Эштә вакытта намазны утырып укырга ярыймы?

Хозур дин турында ВК сәхифәсендә «Хезмәттәшләргә намаз укуымны сиздерәсе, сүз куертасы килми. Артык игътибар җәлеп итмәс өчен, намазны утырып укырга гына ярыймы?» дигән сорауга җавап язганнар.

Бары 2 очракта гына кешегә намазны утырып уку рөхсәт ителә:

  • авырган һәм басып укый алмаганда,
  • транспортта озак вакытлы сәфәрдә булганда.

АВЫРГАНДА УТЫРЫП НАМАЗ УКУНЫ КАРЫЙК.
Пәйгамбәребез ﷺ: «АВЫРУ КЕШЕ намазын басып укый алмаса, утырып укысын, утырып та мөмкин булмаса, ятып укысын», – дигән.
Намазны утырып уку төрлечә булырга мөмкин.
Кемдер аны басып укый, әмма төрле сәбәпләр белән сәҗдәгә китә алмый. Ул кеше намазны басып укый, рөкугъны да басып кыла алса, баскан килеш үти, сәҗдәгә китәр алдыннан урындыкка утыра да сәҗдәне ишарә рәвешендә кыла.
Бөтенләй басып торып укый алмаса, утыра. Рөкугъта азрак иелә, ә сәҗдәдә күбрәк иелергә тиеш була. Шул рәвешле намазны ишарә белән укый.

ТРАСПОРТТА НАМАЗ УКУНЫ КАРЫЙК.
Әгәр кеше машинада сәфәрдә булса, машинаны туктатып урамга чыгып намаз укырга тиеш була.
Әгәр дә транспортны туктатып тору мөмкинлеге булмаса, сәфәр тәмамланганчы намаз вакыты чыкса, бу очракта намазны транспортта гына укырга кирәк була.
Әгәр (әйтик, автобуста, самолетта, поезда) утыргычлар арасында басып, намазны тиешенчә укып булса, намаз баскан хәлдә, бар шартларын үтәп укыла.
Әгәр басып уку мөмкинлеге, урын булмаса гына утырып намаз уку рөхсәт ителә.

Калган очракларда утырып намаз уку рөхсәт ителми.

Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев