Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Иман нуры

Бөтен киртәләр безнең башыбызда

Аллаһ бай һәм күп итеп бирүче. Бөтен киртәләр безнең башыбызда. Шуларны үзгәртсәгез, барысына да ирешерсез.

Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»

Соңгы арада социаль челтәрләрдә мондый фикерләр еш очрый башлады. Аларны мөселман кардәшләребез дә әйтә. Бу темага уйлануларым белән бүлешәсем килә.

Мин дә бу фикер белән килешәм. Тик күпләрнең "байлык" сүзе астында акчаны аңлавын сизәм. Без тагын берәр акча керү урыны, зурырак квартира кебек әйберләр турында уйлый. Байлыкны тышкы яктан, әйберләрдән эзләргә күнеккән. Ә Аллаһ безгә аны башка яктан да ача бит: булганыннан канәгатьлек хисе дә – безнең байлык. Икенче төрле аны бәрәкәт дибез.

Бәрәкәт күңелебездән, өебездән башлана. Иртән йокыдан торганда күңелебез тыныч икән, тәмләп чәй эчә алсак, ризыкның тәмен тоябыз икән – бу да бәрәкәт. Балабыз намаз сүрәләрен ятлый башлады, хәерле дуслар белән аралаша, кызыбыз яулык кияргә теләвен әйтте – бу да бәрәкәт. Улыбыз безнең белем алуыбызны күреп укуга карашын үзгәртте, укуның файдасын аңлый башлады – бу да бәрәкәт.

Өйдә бәрәкәт нәрсәдә күренә? Безгә көн озынайган кебек тоела: планлаштырылган эшләрне эшләргә өлгердек, ашарга әзерләп өйдәгеләрне ашаттык, намазларны вакытында ашыкмыйча укыдык - барына да өлгердек. Кунаклар килеп керде, пешергән ризык барыбызга да җитте, әле артып та калды. Бу да бәрәкәт.

Ардым дибез. Бу хис каян килә? Көндәлек эшли торган эшләрдәнме? Әллә бу эшне нәрсә өчен эшләвебезне аңламауданмы?

Өйдә булган вакыт - хатын-кыз өчен иң файдалы вакыт. Өйдә без булачак мөселманнарны тәрбиялибез. Алар белән ничек сөйләшүебез, фикерләшүебез, сорауларыбыз, гамәлләребез - барысы да тәрбия, рухи үсеш алымы була ала. Исламны тормышыбыздан аерып карамыйк әле. Ул - әни белән бала, әни белән әти мөнәсәбәтен күреп тә формалаша. Ислам тормышыбызның һәр өлкәсенә үтеп керә алса - барысына да башкача карый башлыйсың. Мәгънәсен башкача аңлыйсың.

Балаларыбыз һәр хәрәкәтебезне сеңдерә бара. Ни рәвешле Аллаһ турында сөйләвебез, әби-бабаларына карата хөрмәт күрсәтүебез, өйдә булмаганда да намаз укырга урын эзләвебез, белем алырга омтылышыбыз - болар да тәрбия. Болар да бәрәкәт!

Аллаһ бай һәм байлыгын күпләп бирә дидек. Тик без күп вакыт моны күрмибез, чөнки әллә кайдан эзлибез..

Ул безгә инде барысын да биргән: акылны да, сәләтне дә, балаларны да, өйне дә, вакытны да. Калганы үзебездән. Өебездә булган бәрәкәтне күрергә өйрәник әле. Балалар үскәнен, уңай вакыт җиткәнен көтмик, бүген күрик һәм бүген файдаланыйк. Иң кулай вакыт - хәзер. Чөнки бәрәкәт акчадан килми, бәрәкәт үзеңнең мөмкинлекләреңне күргән вакытта, аларны куллана башлагач килә.

Альбина Фазлыева, Догалы йорт

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев