Сагыш
Иҗат

Сагыш

Кече Ачасырның талантлы гармунчысы, Тау ягының мәңге кабатланмас моң иясе Камил Хәлиуллинның якты истәлегенә багышлап.

И, мөкаддәс моңлы сазың
Уйнады шул никтер аз,
Кышлар узды ни арада
Гөлчәчәкле килде яз.

Китеп бардың җәй башында
Саубуллашу... үкенеч...
Тау ягының сандугачын
Терелтерлек юктыр көч?!

Гармун моңың тынып калды
Юктыр синдәй уйнаучы,
Җаның кайда, әйтче миңа
Бер сөйләшик туйганчы?!

Ир-егетнең иң асылы
Алып китте моңнарын,
Ахыргача белгертмәде
Сөйләмәде моң-зарын.

Төнге күкнең бер читендә
Якты йолдыз кабыныр,
Синдәйләрне бу җиһанда
Тау ягы да сагыныр!

Көмеш телле яшел гармун
Булыр кемнәр кулында,
Ир-егетне солтан диләр
Бары үзе югында...

Ирек Сафин
16 июнь 2026 ел

Тормыш иптәше Әльфиянең, балаларының, туганнарының олы кайгысын уртаклашам, шушы авыр кайгыны кичеререрлек күркәм сабырлыклар телим. Камилнең тар, караңгы гүре киң, якты, соңгы урыны җәннәт түрләрендә булсын. Амин!


Нет комментариев