Машинага җыйган акчаны ирем кызына биргән (редакциягә килгән хат)
Бер кичне акчаны санарга булдым, хыялны тизрәк чынга ашырасы килә бит, кул кычытып тора. Конверт урынында иде, әмма бик юка күренде. Котым очып, акчаны санадым. Ә анда миллионга якын сумма урынына нибары илле меңнән артык акча калган иде. Күзләремә ышанмыйча, өч тапкыр санадым. Ирем эштән арып һәм ачыгып гадәти вакытында кайтты. Мин берни эндәшми генә конвертны аның алдына куйдым. Ул агарынып китте...
Фото: ясалма интеллект
...Узган ел шушы вакытларда гаиләбездә бик күңелсез хәл булды. Инде хәзер вакыт узу белән тынычлык урнашты кебек, шулай да ышаныч кайтып бетмәде әле, барыбер ниндидер «осадок» калды. Сезгә сөйләп, күңелемне бушатыйм, дидем.
Без шул вакыйгаларга кадәр ике ел тирәсе, экономияләп, ял итәргә чит илләргә бармыйча, өйгә яңа җиһазлар алмыйча, акча җыйдык. Ай саен бер төрле сумманы конвертка салып бардык. Чөнки ике балалы гаиләдә машинасыз булмый. Берәү бар безнең, Казанга йөреп эшләгәнлектән, анысы иремә кирәк.
Бер кичне акчаны санарга булдым, хыялны тизрәк чынга ашырасы килә бит, кул кычытып тора. Конверт урынында иде, әмма бик юка күренде. Котым очып, акчаны санадым. Ә анда миллионга якын сумма урынына нибары илле меңнән артык акча калган иде. Күзләремә ышанмыйча, өч тапкыр санадым.
Ирем эштән арып һәм ачыгып гадәти вакытында кайтты. Мин берни эндәшми генә конвертны аның алдына куйдым. Ул агарынып китте.
– Безнең акчалар кая китте? – мин әйтәм.
– Азалиягә университетта укыган өчен түләргә кирәк булды, – дип авыр сулады ирем.
– Син безнең ничә ел бөртекләп җыйган уртак акчабызны, минем белән киңәшләшеп тә тормыйча, беренче никахта туган балаңа бирдеңме?
– Мин башкача булдыра алмадым, чөнки ул да минем балам һәм аңа ярдәм итү минем аталарча бурычым.
Азалия безнең тыныч гаиләбезгә гел күләгә салучы булды. Иремнең беренче хатыныннан туган кызы. Ирем ай саен алиментын түли, еш очрашып-күрешеп торалар, болай да һаман булышып тора. Ә кызның әнисе һич кенә дә тынычлана алмый, гел иремне «сава».
Мин иремне кичерә алмадым. Акча югалтканга да түгел, ә шундый эшне миңа белгертмичә эшләвенә ачуым чыкты. Ул безнең гаиләнең берничә еллык хезмәтен урлап, башка кешегә бирде. Акча экономияләгәнгә күрә, безнең уртак балаларыбыз яңа велосипед, коньки күргәннәре юк, ә аның Азалиясе безнең исәптән элиталы югары белем алсын икән.
Ике атна чит кешеләр кебек яшәгәннән соң, ирем түзмәде, бер көнне, сөйләшү өчен, махсус эшеннән иртәрәк кайтты. Башын иеп, түбәндәгеләрне сөйләде: Азалиянең әнисе күз яшьләре белән иремә шалтыраткан һәм түләмәгән өчен университеттан куачаклар, дигән. Ирем мондый эшкә акча бирмичә булдыра алмаган.
Беренче хатыны Илгизә. Унбиш ел элек хыянәте белән гаиләләрен таркаткан һәм хәзер кабат безнең тормышка тыкшынган хатын. Мин ул хәйләкәрнең иремне кызы белән манипулировать итүен сизенә идем һәм менә дәлил дә булды. Мин Азалия белән күрешеп сөйләшергә булдым. Ул куркып кына килде, мөгаен скандал көткәндер. Укуың өчен түләргә акчаның каян килгәнен беләсеңме, дип сорадым. Ул җилкәсен сикертеп, әти бирде, махсус минем өчен җыйган, диде. Мин аңа ул акчаның гаиләбез белән, балаларны (синең энекәшең белән сеңелкәшеңне, дидем) күп нәрсәләрдән мәхрүм итеп җыелганын әйттем. Ул уңайсызланып куйды, бу хакта белмәвен әйтте. Аңа әнисе, уку өчен әтиең түләргә бурычлы, дигән. «Әгәр дә дөресен белгән булсам, ул акчаларны алмаган булыр идем. Минем сезнең гаиләдә проблемалар сәбәпчесе буласым килми. Укудан соң нинди дә булса эшкә урнашып, әз-әзләп биреп барырмын», – диде Азалия, чынлап торып кәефе кырылып.
Аның белән аралашканнан соң ачуым кимеде. Ул кыз мин уйлаганга караганда әйбәтрәк булып чыкты. Өйдә барысын да иремә сөйләдем. Ул дәшмичә генә тыңлады да, үзенең чынлап та юләр кебек, аерылган хатыны кармагына эләгүен әйтте. Кулларымны учына алып, минем ышанычымны кайтару өчен барысын да эшләячәген белдерде.
Шуннан соң ирем кичләрен өстәмә эш тапты, һәрбер тиенне бөртекләп җыя. Җәйдән бирле Азалия дә эшли һәм безгә булдыра алганча ай саен акча күчерә. Илгизә яңа таләпләре белән берничә тапкыр шалтыратып карады, тик ирем аны хәзер минем белән сөйләштерә. Ә мин «юк» сүзен иремә караганда яхшырак әйтә беләм.
Гаиләгә ышаныч шулай бөртекләп кайта. Мин дә теге конвертны ешрак ачып карыйм. Шикләнү әле барыбер юкка чыкмады чөнки. Әгәр дә болай барса, җәйгә бәлки бик кыйммәт булмаган машина да алырбыз, Аллаһ кушса.
Улым әтисенең гел эштә булуына ризасызлык белдерә, әлбәттә. Мин аңа, теләккә ирешү өчен бик тә тырышырга кирәк шул, дип аңлатам. Менә шундый хәлләр булып алган иде бездә. Әле ярый гаиләне саклап кала алдык, дип сөенәм. Ә бит бер ел элек мин аерылышырга да әзер идем, Аллаһ сабырлык бирде.
Беренче никахында баласы булган ирләргә кияүгә чыгучыларга зирәгрәк булырга, аерылган хатынын гаиләгездән ераграк тотарга киңәш итәм. Менә шул.
Исемемне күрсәтмәвегезне үтенәм.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев