Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Иҗат

Ир кирәк, ә аның баласы кирәкми икән (редакциягә килгән хат)

Сүзем улым һәм оныгым турында. Яз башында улымны өйләнер дип бик өметләнгән идек инде, әмма булачак киленнең оныгымны кабул итмәве аркасында туй булмады. Хәзер, баштан ук сөйлим...

Фото: ясалма интеллект

– Хәерле көн, кызлар! Вакытыгыз булса, тыңлагыз әле (тыңламыйбызмы соң, мондый шалтыратучыларны зарыгып көтеп торабыз без), газетага яздырасым килгән әйтер сүзем, инде күпме күңелемне тырнап йөргән уйларым бар. Алай-болай, «Яшел Үзән»не алдыручыларныкын гына бастырабыз дисәгез, мин күп еллардан бирле тугры укучыгыз (рәхмәт яугыры!).

Сүзем улым һәм оныгым турында. Яз башында улымны өйләнер дип бик өметләнгән идек инде, әмма булачак киленнең оныгымны кабул итмәве аркасында туй булмады. Хәзер, баштан ук сөйлим.

Улымны унтугыз яшендә мәҗбүриләп өйләндергән идек, чөнки кызы йөкле булуы ачыкланды. Икесе дә бик яшьләр, гаилә тормышына әзер түгелләр иде. Әмма бала ясарга башлары эшләгән, юньсезләрнең. Нишләтәсең, бала дип, ике як та очрашып сөйләштек, өйләндерергә килештек. Шулай язгандыр, өч ел да яшәп бетерә алмадылар, аерылыштылар. Килен укуын дәвам итәргә теләде, шуңа бала улымда калды. Без әле әтисе белән хәлле – яшь идек, шулай өчәү оныгыбызны үстердек. Киленгә бер сүз юк: алимент түли, һәр ялда улын үзенә ала, отпускларын да гел малай белән уздыра

Оныгыбызга ундүрт яшь иде, улым бер хатын белән мавыкты. Елдан артык йөрделәр, әйтәм бит, инде кавышырлар дигән идек. Тегесе дә аерылган, биш яшьлек кызы бар. Аңа кадәр дә улым танышып, аралашып карады хатын-кызлар белән, әмма берсен дә үз итә алмады, ә моның белән баштан ук якынайдылар. Безгә дә алып кайтып күрсәтте, улы белән дә таныштырды. Быел Яңа елдан соң еш кына ул хатынның арендалап яши торган фатирында кала башлады. Кызы улымны бик яратты, яныннан китми. Ә менә ул хатын оныгымны һич кенә дә якын итмәде, бөтенләй уртак тел табарга тырышмады да хәтта, безгә килгән чакларында аны күрмәмешкә салышкан кебек тотты үзен. Мин моңа күз йомдым, минәйтәм, гаилә булып яши башлагач аралашырлар әле. Улым әйткәләгән булган, хәтта әрләшкәннәр дә икән. «Ул бит инде зур малай, нәрсә сөйләшим мин аның белән?» – дип чәрелдәгән. Улым әйтә, шул вакытта ук араларны өзәсе калган, мин гашыйк дурак кебек, бергә яши башлагач дуслашырлар әле, дип, күз йомдым, ди.

Инде никах укыту һәм аның кызы белән улымның өч бүлмәле фатирына күченеп килүләре турында сүз чыккач, барысы да үз урынына баскан. Булачак хатын улыма:

– Синең улыңа инде унбиш яшь һәм ул дәү әнисе белән дәү әтисе янында да яши ала! Аңла, мин аның белән бер фатирда тора алмаячакмын, ә минем кызым кечкенә әле, шуңа ул безнең белән яшиячәк, – дигән шарт куйган.

Улым әйтә, шул мизгелдә минем башымда нәрсәдер «шалт» иткәндәй булды һәм аның беркайчан да минем улымны кабул итмәячәген аңладым, ди. Көчкә телен әйләндереп:

– Без синең белән кавышырга ашыгабыз бугай, әлегә бергә яшәми торыйк, – дигән дә, ул хатын фатирында булган әйберләрен җыеп, кайтып киткән.

Шул вакытта бөтен мәхәббәтем үлде, ди, улым әйтә. Моңа кадәр нигә күрмәгәнмен аның шундый икәнен, ди. Соң, туганнан бирле үзе үстергән улын, бар, дәү әниең белән яшә, дип чыгарып җибәрәме инде ул?! Улым оныгым өчен үлеп тора, ул аны шуның кадәр ярата, аңлатып бетерә торган түгел! Беренче хатыны малайны үзенә алган чакларда нишләргә, үзен кая куярга белми, аптырап бетә. Ул бит аның әнисе дә, әтисе дә! Әле тегесе: «Син нәрсә, башка бала теләмисең чтоли, озакламый кырыкка җитәсең, яшәрүгә таба бармыйсың, срочно өйләнергә кирәк. Ә улың берничә елдан үзе синең яннан чыгып китәчәк, без просто ул процессны тизләтәбез генә!» – дип чәр тора ди. Улым әйтә: «Миңа улымны күралмаучы хатын нәрсәгә, мин лучше гомерем буе берьялгызым калам, хатын дип, яратам дип, беркайчан да улымнан баш тартмаячакмын», – ди.

Ничек шулай була инде бу җә?! Ир кирәк, ә аның баласы кирәкми икән! Үзенең кызы кадерле, ә безнең малайны өеннән чыгарып җибәрсәләр дә ярый. Шаккатмалы! Шуның кадәр дә йөрәксез, үзе турында гына уйлаучы хатыннар бар икән! Шалтыратып, улымны аптыратып бетергән әле башта. Һич кенә дә уйламаган үзен ташлар дип. Башын-күзен әйләндердем, хәзер миннән беркая да китмәячәк, ничек әйтсәм – шуны тыңлаячак, дип уйлаган инде ул. Әле ярый улым аек акыллы. Хәзер оныгымның нәкъ авыр чоры, унбиш яшь, Аллаһ сакласын, әти мине яратмый, дәү әнигә куып чыгарды дип, юлдан язар. Болай бик тәртипле, тәрбияле ул безнең. Улым аны чын ирләрчә үстерде, кечкенәдән Мирныйга йөзүгә йөрттек, каратэ белән җенләнә, җиңүләр яулый, укуы да яхшы.

Тик менә улымның ялгызы булуы борчый безне, тапсын иде үзенә бер әйбәт тормыш юлдашы, оныгыбызны да кире какмый торган акыллы хатын очрасын иде. Әлегә беркем белән танышасы да килми, өреп кенә очыра әтисе белән мин ул турыда сүз кузгатсак та. Йөрәгемдә шул борчуларымны сезгә сөйлисем килгән иде. Улымның елдан артык вакытын әрәм итте, юньсез хатын! Әллә моңарчы берәр яхшысы очраган булыр иде...

Әллә ничек, газетада бастырырга уйласагыз, исем-фамилиямне күрсәтмәгез инде, яме.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев