Яхшы сүз – сәдака: бер-беребезгә игелек сөйлик (редакциягә килгән хат)
Июнь минем өчен аеруча истәлекле үтте. Бу айда берничә Коръән мәҗлесенә барып, төрле хәзрәтләрнең вәгазьләрен тыңларга насыйп булды. Һәркайсы күңелгә үтәрлек итеп сөйли. Бигрәк тә Биектау районын да хезмәт итүче хәзрәтнең гади генә мисаллар аша тирән мәгънә җиткерә белүе сокландырды.
Ул сөйләгән бер вакыйга күңелемдә аеруча уелып калды. Совет еллары була. Авыл халкы сөт тапшырырга җыелган. Хатын-кызлар арасында бидон өчен бәхәс чыга. «Апалар, ахирәтне онытмагыз», – дигән бер җөмләдән соң тавыш та басылган. Димәк, нинди чор булуга карамастан, кешеләрнең күңелендә иман чаткысы сакланган.
Чыннан да, безнең әти-әниләр дә дин турында күп сөйләмәделәр. Әмма үз тормышлары, гаделлекләре, намуслары, күрше хакын белүләре белән тәрбия бирделәр. Аларның матур үрнәге бүген дә күңелдә саклана.
Бүген исә кешеләрнең бер-берсенә карата кырысрак, түземсезрәк булып китүе борчый. Социаль челтәрләрне ачып карасаң, кемнәр генә тәнкыйтьләнми: артистлар да, җәмәгать эшлеклеләре дә, яулыклы ханымнар да. Кайчак бер-берсен бөтенләй белмәгән кешеләрнең дорфа сүзләр белән бәхәсләшеп утыруларын күреп, күңел әрни. Кеше турында начар сүз язу бик җиңел, әмма ул сүзләрнең кемнеңдер йөрәген яралавын һәрчак истә тотарга кирәк.
Тәнкыйть һәрвакыт кирәк булырга мөмкин, әмма ул әдәп кысаларында, кешенең намусын кимсетмичә әйтелсә генә файдалы. Яхшы сүз кешене канатландырса, авыр сүз күңелне сындыра.
Гомер буе укытучы булып эшләгәндә дә, иҗат белән шөгыльләнгәндә дә кешеләргә файда китерергә тырыштым. Шигырьләр яздым, сценарийлар төзедем, конкурсларда катнаштым, җиңү яуладым. Рәхмәт яусын, менә әле «Яшел Үзән» кызлары ике бәйгедә җиңүем өчен зурлап бүләкләделәр. Хезмәтеңә рәхмәт сүзләре ишетү күңелгә көч өсти. Ә менә урынсыз тәнкыйть һәркемгә авыр тия.
Шуңа күрә бер-беребезгә игелекле сүзләр күбрәк әйтик. Кешене рәнҗетергә ашыкмыйк, һәр сүзебез өчен җавап бирәчәгебезне онытмыйк. Яхшы сүз дә бит сәдака. Ул күңелләрне якынайта, җәмгыятьне мәрхәмәтлерәк итә.
Сөмбелә Абдуллина. Бишнә
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев