Авылның яме – тырыш яшьләрдә
Авылны яраткан кеше авылда кала инде ул. Элек совет чорында эш тә авылда җитәрлек иде. Хәзер яшьләргә еш кына читкә йөреп эшләргә туры килә. Шулай да туган җиренә тугрылык саклап, матур итеп йорт салып, гаилә корып яшәүчеләрнең Бишнәдә күп булуы күңелне сөендерә.
Фото: редакция архивыннан
Менә Зәйнуллиннар гаиләсе – Фиргать белән Илсөяр. Икесе дә бик тырыш, эшчән кешеләр. Илсөяр аш-суга оста булуы белән дә күпләргә үрнәк, мастер-класслар күрсәтеп, яшьләрне дә өйрәтә. Уллары Фаил белән Фәнил дә – кул эшенә уңган егетләр. Әниләре йортын заманча итеп яңартканнар, үз йортлары да әллә каян балкып тора. Фаилнең өй өчен махсус кирпечләрне Мәскәүдән үк кайтартуы турында сокланып сөйлиләр авылда. Рәхәт яшәсеннәр, балалар игелеге күрсеннәр! Фәнилнең ике баласы авыл мәктәбендә тырышып укый. Мәктәпнең яңадан ачылуына да авыл яшьләренең шушы җирдә төпләнеп калуы зур йогынты ясады, дип уйлыйм.
Элекке укучыларымны читтән генә күзәтеп, сөенеп йөрим. Апалы-сеңелле Айгөл Митюшина белән Альфира Гарифуллина гаиләләре белән матур гомер кичерә, өчәр бала үстерәләр, авыл тормышында актив катнашалар. Сабиров Рәмис, Сәгъдиева Рания, Зарипов Марат, Дәүләтшин Гөлүстә – күп балалы, тырыш гаиләләр.
Агаповларны өченче балалары туу белән чын күңелдән котлыйбыз. Һәр сабый бәхете белән тусын!
Тәрбияче булып эшләүче Эльвиралар да өч бала тәрбияли. Галиуллина Гөлназ берүзе өч бала үстерә, бик активлар һәм акыллылар. Аллаһ үзләренә ярдәм бирсен! Аның абыйсы Фидаил белән Лилияләр дә өч бала тәрбияләп, матур дөнья көтә.
Авылда яшәп, балалар үстерүче гаиләләр бихисап. Һидиятуллина Ризәлә, Гөлнур, Резедә, Зилә, Илзилә, Ранияләр мәктәптә, балалар бакчасында хезмәт куялар. Авылның йөзе булган кешеләр алар.
Мин инде телефон белән аңлаша алмасам, йә нидер килеп чыкса, Илзиләгә мөрәҗәгать итәм. Һәрвакыт ярдәм итеп тора, рәхмәт үзенә.
Сатучылар Рания белән Эльвира да авыл тормышының уртасында кайный. Гыйльфанов Илнар белән Гөлшатлар, авылга килеп төпләнгән Артур Миңнеханов гаиләсе дә – актив, тырыш кешеләр.
Айсылу белән Илфат Закировлар дүрт бала тәрбияли. Балалары бик инсафлы, тырыш булып үсә. Илфат белән Эльмира Нуретдиновлар читкә йөреп эшләсәләр дә, авылны үз итеп яши. Эльмира шәһәр кызы булса да, авыл тормышына тиз ияләшкән.
Карауҗадан килеп эшләүче шәфкать туташы Гөлия Мөхәммәтгалиева турында да җылы сүзләр әйтәсе килә. Элекке укучым иде, укыганда ук тырышлыгы белән аерылып торды. Хәзер дә кешеләргә игътибарлы, ачык йөзле булуы белән хөрмәт казана.
Кайтып йөргән яшьләргә дә сокланам. Менә Фәрит белән Резедә Гыйләҗетдиновларның кызлары рульдә йөри, өлкәннәрне утыртып алып китәргә дә онытмыйлар. Әти-әни тәрбиясе шунда күренә инде.
Бер язмада бөтен кешене дә әйтеп бетерү мөмкин түгел. Онытылып калганнар үпкәләмәсен. Без яшьләрне күзәтеп сөенәбез, алар өчен догада торабыз. Укытучы булып эшләгән елларның гадәте калгандыр инде – һәр бал аның матур тормышта яшәвен телисең.
Авылыбызда гаиләләр нык, балалар бәхетле булып үссен. Һәр йортта тынычлык, бәрәкәт, сәламәтлек булсын. Яшьләребез җәмгыятькә файдалы, әти-әниләренә һәм өлкәннәргә ихтирамлы булып яшәсеннәр!
Уңышлар теләп, Сөмбелә Абдуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев