Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Безнең геройлар

МХОдан – тыныч хезмәткә: Радик Вәлиевнең яңа тормышы

Яшел Үзәндә йөздән артык ветеран эш белән тәэмин ителгән. Бүген махсус хәрби операциядә катнашып, Ватан алдындагы бурычын намус белән үтәгән ир-егетләрне тыныч тормышка кайтару, аларны җәмгыятькә һәм хезмәт базарына җайлаштыру – дәүләт сәясәтенең өстенлекле юнәлешләренең берсе. Нәкъ менә шушы максатны күздә тотып, Россиядә «Кадрлар» федераль программасы гамәлгә кертелгән.

Әлеге программа кысаларында МХО катнашучыларын һәм аларның гаилә әгъзаларын эш белән тәэмин итү, һөнәри юнәлеш бирү, яңадан укыту һәм хезмәт базарында ихтыяҗлы белгечлекләргә әзерләү системалы рәвештә алып барыла.

Дәүләт ярдәме — реаль нәтиҗәләр

«Кадрлар» программасын гамәлгә ашыру өчен федераль һәм төбәк бюджетларыннан финанс чаралары бүленеп бирелә. Бу, беренче чиратта, мәшгульлек үзәкләрен яңача форматка күчерүгә, һөнәри укыту программаларын киңәйтүгә, шулай ук эш бирүчеләргә субсидияләргә юнәлдерелә.

Бүгенге көндә Россия буенча дистәләгән мең МХО катнашучысы мәшгульлек хезмәтләре аша эшкә урнаштырылган. Алар арасында сәнәгать, транспорт, төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык, социаль өлкә һәм кече бизнес тармакларында эшләүчеләр бар.

Яшел Үзән: ярдәм – гамәлдә

Безнең муниципаль районда да МХО катнашучыларын эш белән тәэмин итү планлы һәм даими алып барыла. Мәшгульлек үзәге аша хәрби хезмәттән кайткан гражданнарга вакансияләр тәкъдим ителә, документлар әзерләүдә, һөнәри юнәлеш сайлауда ярдәм күрсәтелә.

Эш бирүчеләр дә әлеге социаль мөһим проекттан читтә калмый. МХО катнашучыларын кабул иткән оешмаларга дәүләт тарафыннан матди ярдәм һәм субсидияләр каралган, ә инвалидлык алган ветераннар өчен эш урыннарын махсус җиһазлау мөмкинлекләре тудырыла.

Яшел Үзән Мәшгульлек үзәге җитәкчесе Людмила Таһирова билгеләгәнчә, хәзерге вакытта МХОда катнашкан 149 кеше белән эш алып барыла. Шуларның 92се мәшгуль, 64 кеше найм буенча рәсми эшли. 16 катнашучы элеккеге хезмәт урыннарына кайтарылган. Шул ук вакытта 18е МХОга китсә, 34 кеше дәвалану-тернәкләнүдә. Ә менә 3 кеше югары уку йортында белем ала. Әмма әлегә 2 кеше элемтәгә чыкмый башлаган.

Шулай итеп, МХОдан кайтып тернәкләнгәч, катнашучылар кире үз урыннарына кайта яисә сәламәтлекләре буенча элеккегесендә эшли алмасалар, аларга «Ватан сакчылары» дәүләт фонды Яшел Үзән филиалының социаль координаторы Фирая Вахрамеева юл күрсәтә. Шундыйларның берсе – МХОда катнашып, яраланып кайтканнан соң да сынмыйча, үз урынын таба алган Яшел Үзән егете, 35 яшьлек Радик Вәлиев. Бүген ул «Кадрлар» программасы ярдәмендә психоневрология интернатында эшли.

Башта ул штурмовик була, соңрак разведчиклар ротасында хезмәт итә. Штурмовикларны координацияләү, хәрби бурычлар үтәү – боларның барысын да Радик үз җилкәсендә татыган.

– Анда да «башсызлар» кирәкми. Тиз уйларга, шул ук вакытта һәр адымны үлчәп ясарга кирәк. Артка да китә алмыйсың, алга барганда да башың эшләргә тиеш, – дип искә ала ул. – Мин гади рядовой, шулай да укырга, офицер булырга тәкъдим иткәннәр иде, әмма мин командалык итәргә, үз өстемә зур җаваплылык алырга теләмәдем. Миңа куелган бурычны үтәү якынрак.

МХОдагы беренче вакытлар аеруча авыр була.

– Беренче «двухсотый»ны күргәч бик кыен булды. Соңрак моңа да күнәсең… Блиндажларда яшәдек, бер-береңә ярдәм итү – иң мөһиме иде. Анда ашарга җитми икән дип сөйләүчеләр бар. Монысы да дөреслеккә туры килми. Бездә андый хәлләр күзәтелмәде, – ди Радик.

Ул 1 ел ярым хезмәт иткәч, яраланып кайта. Хәзер «Б» категориясендә – чикләнгәнчә яраклы. Кирәк булса, аны кабат хәрби хезмәткә дә алырга мөмкиннәр.

МХОдан соң тыныч тормышка ияләшү җиңел булмый. Ярты еллап реабилитация уза, психологлар ярдәме дә кирәк була. Әмма эш табу зур кыенлык тудыра.

– Күп җиргә бардым, ләкин озак вакыт эш таба алмадым, – дип сөйли ул.

Шул чакта Радик МХО ветераннары фонды кураторы – Фирая Вахрамеевага мөрәҗәгать итә. Куратор аны мәшгульлек үзәгенә җибәрә.

– Андагылар бик игътибарлы булды. Вакансияләр күп тәкъдим иттеләр, – ди ул. – Шулардан психоневрология интернатын сайладым.

Анда Радик няня булып эшли.

– Эш миңа ошый. Монда һәр пациентка үзенчә якын килергә кирәк. Сабырлык та, кешелеклелек тә булырга тиеш, – ди ул. – Коллектив та мине бик җылы кабул итте. Фонд турында да әйтәсем килә: алар безгә бик нык ярдәм күрсәтәләр, проблемаларыбызны хәл итәләр. Ветераннар бергә җыелып Казанга төрле чараларга барабыз. Әйтик, шахмат ярышлары, концертлар һәм башкалар. Безгә шундый игътибарлары булу күңелне күтәрә, рәхмәт аларга.

Радик – гаиләле кеше. Хатыны һәм өч баласы бар. Олы кызына 18 яшь (хатынының кызы), ә уртак балаларына – 12 һәм 3 яшь.

– Хатыным МХОга китүемә каршы булды, әмма: «Бу синең карарың», – диде, – дип сөйли ул.

МХОга кадәр Радик «Вайлдберрис»та эшләгән. Үзе Яшел Үзән шәһәрендә туып-үскән, 1нче лицейда укыган, 9нчы сыйныфтан соң 25нче һөнәри лицейга укырга кергән булган, әмма әти-әнисе бер-бер артлы вафат булгач, укуын ташларга туры килә.

Хәзер Вәлиевләр гаиләсе фатир арендалап яши. Торак мәсьәләсе прокуратура аша хәл ителә. Бу эштә Яшел Үзәндәге МХО ветераннары фонды ярдәм күрсәтә. Радикны Казанга төрле чараларга чакыралар, укырга да тәкъдим итәләр.

– Моңа каршы түгелмен, әмма хәзер балаларны укытырга, гаиләне тәэмин итәргә кирәк, – ди ул.

Радик Вәлиев мисалы «Кадрлар» программасының һәм мәшгульлек үзәгенең МХОдан кайткан хәрбиләрне тыныч тормышка кайтаруда никадәр мөһим эш башкаруын ачык күрсәтә. Үткән сынауларга карамастан, ул бүген җәмгыятькә файдалы хезмәт итә, гаиләсе өчен терәк булып яши һәм алга карап атлый.

Игътибар үзәгендә — кеше язмышы

Программаның төп кыйммәте – саннарда гына түгел, ә конкрет кеше язмышларында. Бу – хезмәттә үз урынын тапкан ветеран, гаиләсе өчен тотрыклылык, киләчәккә ышаныч дигән сүз.

МХО катнашучыларын эш белән тәэмин итү – ул бурыч кына түгел, ә ил алдында зур җаваплылык та. Дәүләт, җәмгыять һәм эш бирүчеләрнең бердәм эше нәтиҗәсендә, геройлар тыныч тормышта да үзләрен кирәкле, сорау-таләпле белгеч итеп тоя ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев