Компьютер уеннарыннан чыгып, чын «Рубикон»га кер!
Татарстанда контракт буенча хәрби хезмәткә алу дәвам итә. Республикада контракт төзүчеләргә берьюлы 2 миллион 900 мең сум күләмендә акча түләү гарантияләнә. Бу – Идел буе федераль округында иң югары күрсәткеч.
Республикада пилотсыз системалар гаскәрләре — яңа элита төренә аерым игътибар бирелә. «Рубикон» отряды кебек махсуслаштырылган бүлекчәләрдә хезмәт итү өчен биредә түләүләр дә югарырак.
Пилотсыз системалар бүлекчәләрендә хезмәт итүнең үзенчәлекләре:
Акчалата тәэмин итүгә зур өстәмәләр.
Контракт озынайтылмый торган бер еллык срокка төзелә.
Хезмәткәрләр башка хәрби частьларга күчерелми.
Бу гаскәрләргә алу башлыча яшьләргә юнәлдерелгән. Яңа формированиеләрдә хезмәт итүчеләр пилотсыз аппаратларның төрле типлары белән идарә итәчәк.
Төп таләпләр: яшь һәм белем
Кандидатлар өчен төп критерийлар: хөкем ителгән булмау, югары яки урта һөнәри белемгә ия булу, шулай ук яшь таләпләренә туры килү. Соңгы шарт «Рубикон» элита бүлекчәсендә хезмәт итәргә теләүчеләр өчен аеруча актуаль.
«Рубикон» отряды вәкилләре аңлатуынча, бирегә 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге кандидатларны оператор, инженер, сапер вазыйфаларына алырга мөмкиннәр. 18 - 35 яшь — В категорияле йөртүчеләр. 18 - 40 яшь — тыл хезмәткәрләре, ягъни аш пешерүче, төзүче һ.б. Ә 45 яшькә кадәр В, С, Д категорияле йөртүчеләрне карыйлар.
«Рубикон»: нинди бурычлар башкара?
РФ Кораллы көчләренең югары класслы частьләре булган отрядлар составына артиллерия утын төзәтү, разведка эшчәнлеге алып бару, һөҗүм операцияләре үткәрү, штурм төркемнәренә ярдәм итү, логистиканы тәэмин итү, шулай ук робот техникасы комплектларын камилләштерүдә катнашу керә.
Аңлатуларынча, бу эш белән шөгыльләнә башлаучылар, аның белән кызыксынып китәләр, үзләренә дә ошый башлый. Алар тиз арада бу процесска тартыла.
Срочный хезмәт үтмәгәннәр дә пилотсыз системалар гаскәренә эләгә ала. Өйрәнүләр ике ай дәвам итә һәм алар Татарстан белән чиктәш төбәкләрдә үткәрелә.
Әзерлек тәмамлангач, хәрби хезмәткәрләр сугыш хәрәкәтләре ветераны статусы ала, бу билгеле бер ташламалар һәм түләүләргә хокук бирә. Контракт тәмамлангач, алар хезмәт базарында таләп ителгән яңа белем һәм күнекмәләргә ия булып, тыныч тормышка кайта ала.
Җәлеп итү үзенчәлеге: белгечләр билгеләп үткәнчә, компьютер уеннары яратучыларның пилотсыз очкычлар операторы һөнәрен үзләштерү мөмкинлеге югарырак. Аларда вак моторика яхшы үсеш алган, һәм гадәти интерфейс өйрәнүне тизләтә.
Ничек мөрәҗәгать итәргә?
Бердәм hot-line: 117 (тональ режимда 4 цифрын басарга).
Казан шәһәре, Аэропорт урамы, 1/40 адресы буенча «Батыр» бердәм үзәге.
Сайт: heroes-tatarstan.ru
Шулай ук контракт хезмәтенә бәйле сораулар белән Яшел Үзән хәрби комиссариатына да мөрәҗәгать итәргә була. Анда һәркемгә тиешле хезмәт күрсәтәчәкләр, аңлатып бирәчәкләр һәм документлар җыярга, медицина тикшеренүе узарга ярдәм итәчәкләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев