Кече Шырданда МХО һәлак булган авылдашларына истәлек тактасы урнаштырганнар
Кече Шырдан авылында Ватанны саклаучылар елы кысаларында истәлекле вакыйга булды: МХОда геройларча һәлак булган ике егет – Руслан Төхвәтуллин һәм Булат Султаев – истәлегенә, алар яшәгән йортка истәлек тактасы куелды.
– Чарага җыелган авыл халкы, егетләрнең туганнары әлеге авыр кайгыны тагын бер кат йөрәге аша уздырды. Бигрәк тә Русланның әнисенә авыр булгандыр. Икесе дә безнең күз алдында үсте бит. Тәртипле, акыллы, тырыш, эшчән булдылар. Авылны яраттылар. Чын патриотлар. Илебезгә авырлык килгәндә куркып калмадылар, Ватан өчен гомерләрен бирделәр. Тыныч ятсыннар, без алар өчен һәрвакытта да догада булырбыз.
Шушы чараны оештырган авыл җирлеге депутатлары Булат белән Илнурга, авыл башлыгы Ирада Гыйззәтовнага бик зур рәхмәт. Русланның әнисе Лилия һәм Булатның апасы Айгөл дә үзләренең чыгышларында әлеге эшне оештыручыларга рәхмәтләрен җиткерде. Хәзер ике йорт диварына эленгән истәлек такталары авылдашларга, йорт яныннан узучы һәркемгә егетләребезнең батырлыгын искә төшереп торыр, – дип язалар Кече Шырдан клубы/Малоширданский СК ВК төркемендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев