Олы Шырдан авылында күңелләрне тетрәндергеч, шул ук вакытта горурлык хисләре уята торган вакыйга булды.
Махсус хәрби операциядә һәлак булган Рөстәм Шәмсетдин улы Тайлановның әнисе яшәгән йортка истәлек тактасы куелды.
- Әлеге изге гамәл 2025 ел — «Ватанны саклаучылар елы» кысаларында Олы Шырдан җирле үзидарәсе депутатлары тырышлыгы белән башкарылды.
Истәлек тактасы — ул батыр турындагы хәтерне мәңгеләштерү, киләчәк буыннарга аның каһарманлыгын җиткерү өчен ясалган мөһим адым.
Рөстәм кебек ир-егетләребез — безнең горурлыгыбыз. Аларның исеме тарих битләренә алтын хәрефләр белән язылган. Без үз каһарманнарыбызны онытырга тиеш түгел!
Яткан туфрагың җиңел, урының оҗмахта булсын, батыр егет! Туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз, – дип яза Олы Шырдан мәдәният йорты мөдире Наҗия Хәсәнова.
Нет комментариев