Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Әйтәм әле

Хатын-кызга ярдәм итү – батырлык түгел, тик ярату һәм хөрмәт билгесе генә

***

Фото: ясалма интеллект

Кич. Эштән ир дә кайта, хатын да. Икесе дә арый, икесенең дә көне җиңел узмаган. Тик менә гаҗәп хәл: ир кеше ничектер тиз генә «диван режимына» күчә, ә хатын-кызның «икенче сменасы» башлана. Берсе – телевизор пульты белән идарә итә, икенчесе – таба, кәстрүл, чүмеч белән. Берсе яңалыклар карый, икенчесе суган тураганда яшь түгә. Берсе: «Бүген бик арыдым», – ди. Икенчесе дәшми генә өч төрле эшне берьюлы эшли. Чынлыкта исә, гаилә – ул бер команда. Савыт-саба да, идән юуы да, кичке аш та уртак булганда гына өйдә тынычлык була. Югыйсә, диван генералы белән аш бүлмәсе герое арасында «салкын сугыш» башлануы бар. Хатын-кызга ярдәм итү – батырлык түгел. Ул бары тик ярату һәм хөрмәт билгесе генә. Никтер шуны күп ирләр аңлап бетерми. Кызлар, күңелемдәгесен генә бушаттым. Бәлки сезнең өйдә алай түгелдер?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев