Хайван тизәген чүп контейнеры янына чыгару — имансызлыкмы?
***
Фото: редакция архивыннан
Чисталык үзебездән башлана!
Авылыбызда чүпне бер көн алып китмәсәләр, шунда ук зарлана башлыйбыз: шалтыратабыз, язабыз, таләп итәбез. Ә үзебез нишлибез?
Хайван тизәген чүп контейнерлары янына чыгарып түгү — бу инде бернинди кысаларга да сыймый! Барыбыз да яхшы белә: чүп ташучы машиналар контейнер эчендәге чүпне генә ала.
Ә янәшәдә өелгән тиресне кем җыярга тиеш?
Җирлек башлыгымы?
Өмә ясап авыл халкымы?
Әллә мәчет янында булгач, мәхәллә кешеләреме?
Кем кулы белән ясалган бу әшәкелек? Кешедән оялмасагыз, Аллаһтан оялыгыз инде! Чисталык — иманнан, дибез. Үз авылыбызны үзебез чүплеккә әйләндермик.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев