Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Әйтәм әле

«Тәрбиячеләрнең һөнәрләрен яратулары әллә каян күренеп тора»

***

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»

Шәһәребезнең 10нчы «Йолдызлык» балалар бакчасында оештырылган Әниләр көне хакында иде сүзем. Бакчада узган бер генә чараны да калдырмыйбыз. Ә менә монысы, башкаларыннан аермалы буларак, күңелгә үтеп керерлек, үзенчәлекле үтте. Килеп керүгә бәйрәм мохитенә чумасың. Зал матур итеп бизәлгән, изге теләкләр язылган. Башка «утренник»лардагы кебек сабыйларның чыгышларын карап утырмыйсың, ә алар белән уеннар уйнап, җырлап-биеп, күңел ачу, әти-әниләр белән аралашу бер-беребезне тагын да якынайтты, төрле яктан ачты. Соңыннан, үзебез алып килгән тәм-томнар белән чәй эчтек, сыйландык. Шулчакта үткәннәргә кайткан сыман булдым. Тәрбиячеләрнең хезмәт хакы алыр өчен генә түгел, ә балалар белән бар күңелләрен биреп, үз һөнәрләрен яратулары әллә каян күренеп тора. Шуңа улым да бакчага көн дә яратып, ашкынып йөри.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев