Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Әйтәм әле

«Шундый зур акчалар түләп, сөт тешен дәвалаучылар бармы икән?»

***

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»

4 яшьлек кызымның тешен күрсәтергә дип, Казандагы түләүле клиникага язылдык. Кечерәк чакта алгы тешләренең берсен бәреп, зыян китергән иде, хәзер ул кайвакыт үзен сиздерә башлады. Менә шуны тикшертергә теләдек. Сүз дә юк, теш кабинетлары матур, бала үзен табиб янында түгел, ә уен бүлмәсендә кебек хис итәрлек итеп эшләнгән. Ләкин сүзем моның турында түгел иде. Карагач, баш табиб белән киңәшләшергә кирәк, дип, кайтарып җибәрделәр. Бик озак киңәшкәннәрдер инде, ниһаять, ватсапка җавап килде. Ничә һәм нәрсә өчен түлисе икәнлек күрсәтелгән «прайс-лист» бик озын иде. Бер генә сөт тешен дәвалау өчен ахырдагы гомуми сумманы күргәч, егыла яздым: 89 мең! Әйе, бер дә арттырмыйча әйтәм, кызлар, сөт тешен дәвалау 100 мең сумга якын тора. Әлбәттә, бармадык инде. Акчаң булса да, мондый бәя акылга сыймый. Шундый зур акчалар түләп, сөт тешен дәвалаучылар бармы икән?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев