«Поликлиникадан бик рәхмәтле булып чыктым»
***
Фото: Яндекс Карты
Кайсы җирең авыртса – шул яман. Минем кебек хастаханә юлларын таптарга яратмаучылар газета укучылар арасында да бардыр, мөгаен. Тешем сызлый башлагач, табиблар алдырырга кирәк дигәч, башка чара калмады. Мин әйтәм: һаман түләүле клиникаларны баетып булмас, стоматология поликлиникасына барам. Элек еш йөри идем. Миңа хирург Артём Зуевка талон бирделәр. Кабинет төбендә утырам – йөрәк дөп-дөп тибә. Бүген авыртусыз алалар икәнен белсәм дә, барыбер куркыта. Шул арада яшь кенә егет чакырып алды. Табиб ягымлы, игътибарлы, барысын да тәфсилләп аңлата, аның янында курку дигән нәрсә юкка чыга. Хирург Артём Олеговичка һәм шәфкать туташы Рәмзия Рәшит кызына курыкмыйча барырга була – үз эшләренең чын профессионаллары. Поликлиникадан бик рәхмәтле булып чыктым.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев