Кибет ябыла дип алдандыкмы? Ташламалар артында нәрсә яшеренә?
***
Фото: ясалма интеллект
Мирныйдагы бер сәүдә үзәгендә урнашкан кибеттә берничә көн зур ташламалар игълан иттеләр. Янәсе, товарларны 70 процентка кадәр арзанрак алып була. Күпләр кебек мин дә: «Димәк, кибет ябыла икән», – дип уйлап, кереп чыктым, караштыргаладым. Чынлап та, киштәләрдәге товарлар тиз кимеде, бәяләр дә күзгә күренеп төшкән кебек булды. Халык та шактый йөрде, кем нәрсә эләктерә алды – шуны алды. Ә күпмедер вакыттан шунда ук янә кибет ачып куймасыннармы?! Иң гаҗәбе – эчендәге товарлар да әллә ни үзгәрмәгән, шул ук әйберләр кебек тоела. Бәлки, хуҗасы гына алышынгандыр – анысы безгә билгесез. Аннан, бу чынлап та кибет ябылу алдыннан булган сатумы, әллә сатып алучыларны җәлеп итү өчен генә уйлап табылган маркетинг алымымы?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев