Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Әйтәм әле

«Яратмыйча тормыш кормагыз»

***

Фото: ясалма интеллект

Газетаны кулыма алуга «Әйтәм әле», «Хат килде» сәхифәләрен укып чыгам. Күпләргә күңелен бушатырга мөмкинлек бирүегез өчен рәхмәт. Эч серләрне ышанырлык кеше табуы авыр бит бүгенге көндә. Менә сөйләп кара әле син берәрсенә, бөтен авыл беләчәк. Мин кияүгә олыгаеп диярлек чыктым, яратып түгел, безне таныштырдылар. Бер-бер артлы ике балабыз туды. Шуларны үстерик, кеше итик дип, яшьлек үтеп тә китте. Тормыш иптәшемне яраттым дип уйлыйсызмы? Юк! Һич кенә үз итә алмадым. Яратмаган кеше белән бер түбә астында яшәп, бер ятакта йоклауны дошманыңа да теләмәссең. Шуңа да һәркем үз ярын табып, мәхәббәткә төренеп яшәсен иде. Яратмыйча тормыш кормагыз. Шул бер юанычым бар инде, ул да булса – балалар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев