Бүгенге көндә кирәкме икән соң купшы туйлар үткәрү?
Кызлар, әле дә ярый сезнең газета бар. Һәм җомга көтеп алам, «бетмәс монда колхоз эше» дип, тизрәк «Яшел Үзән»не укырга утырам. Шул минутларда җаным, тәнем белән ял итәм. Рәхмәт сезгә, гыйбрәтле, кызыклы һәм файдалы язмаларыгыз өчен. Аеруча райондашларны газета битләрендә күреп сөенәм.
Фото: Рәзилә Хәйретдинова, "ЯҮ"
«Ниемә кирәк ул туй?» дигән язманы укыдым да, уйга калдым. Чынлап та, бүгенге көндә кирәкме икән соң купшы туйлар үткәрү? Хәзер бит берәүне дә берни белән дә гаҗәпләндереп булмый.
Менә танышымның улы узган ел өйләнде. Никах туен зурдан кубып оештырдылар. Анда нинди генә артистлар катнашмады. Чыгымнары күп булды инде, сүз дә юк. Һәм... Бер ай да яши алмадылар, яшьләр аерылышты. Чөнки холыклары туры килмәде. Танышып, бер-ике ай очрашалар да, тизрәк кавышырга уйлыйлар. Бер-береңне төптән белү өчен бу вакыт бик аз бит ул. Әле монда гомер буе яшәп тә иремнең холкын белеп бетерә алмыйм. Әллә инде олыгая барган саен характеры да үзгәрә. Әйтәсе килгәнем шул, ашыкмасын иде бу яшьләр. Әти-әнисен бурычка батыра-батыра туй ясамасыннар иде. Гади, ә иң мөһиме озын гомерле никахлар булсын иде.
#әйтәмәле
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев