Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Әйтәм әле

Бер теш өчен 20 мең сум – нормамы?

***

Фото: ясалма интеллект

Улым күптән түгел түләүле клиникага тешен дәваларга барды. Табиб караганнан соң дәвалау бәясен әйткән – бер теш өчен 20 мең сум кирәк, дигән. Бу бәяне ишеткәч шаккаттык. Өстәвенә, табиб башта вакытлыча пломба куйган. Әмма ул шул ук көнне килеп төште. Икенче көнне яңадан баргач, табиблар моны «шулай булырга тиеш» дип аңлаткан. Дөресен генә әйткәндә, бер тешне дәвалау өчен 20 мең сум түләү башыма һич сыймый. Бераз гына өстәп, хәтта имплант та куйдырырга мөмкин бит инде. Табибларның хезмәте, әлбәттә, җаваплы һәм кирәкле. Әмма бәяләрне ишеткәч, күп кеше өчен теш дәвалау чынлап та бик зур чыгымга әйләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев