10 минут батутта сикерү 500 сум
Әйтәм әле

10 минут батутта сикерү 500 сум

Кызлар, әлеге дә баягы шул Сабантуй темасы җибәрми. Эшмәкәрләр бәйрәм көннәрендә бәянең чамасын онытып җибәрә, ничек тә акча эшләп калу теләкләре.

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, "ЯҮ"

Соң 10 минут балаңны батутта сикертү өчен 500 сум түләү буламы?! Дөягә утырып, бер әйләнеп килү – 400 сум! Авыл кешесен шуның кадәр бай дип уйлыйлармы икән лә ул! Ризык хакларын әйтмим дә.

Үзең пешереп чыгу күпкә отышлырак икән дигән фикергә килдем. Елга бер буласы бәйрәм дип, акча янчыгын бушатып булмый. Хәзер теләгән кешегә көн дә бәйрәм.

#әйтәмәле


Нет комментариев