Балалар иминлеге — беренче чиратта ата-ана җаваплылыгында!
Җәйге чорда юлларда яшүсмерләр катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре ешая.
ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Рамил Идиятуллин балаларга питбайклар, мопедлар һәм мотоцикллар сатып алудан тыелып торырга чакыра. Ике тәгәрмәчле бу «уенчыклар» еш кына төзәтеп булмаслык фаҗигаләргә китерә.
Кадерле ата-аналар!
Балагызга кыйммәтле, әмма куркыныч транспорт алып бирү — мәхәббәт билгесе түгел. Баланың тормышы һәм сәламәтлеге — сезнең кулларда. Юл кагыйдәләрен үтәүне таләп итегез һәм үзегез үрнәк булыгыз.
Уйланыгыз! Балагыз тормышын куркыныч астына куймагыз.
Видео: Чулпан Гыйсмәтуллина
#очлыкүзлекамерам
#Татмедиа
#ЯшелҮзән #ЮХИДИ #БалаларИминлеге #ЮлХәрәкәтеКуркынычсызлыгы
Нет комментариев