«Җәйге чорда юлларда фаҗигаләр арткан» — бу көннәрдә Татарстан Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре ясаган куркыныч нәтиҗә.
Фото: "ЯҮ" архивы
Кызганычка, Яшел Үзән районы да искәрмә түгел: бөтен республика кебек үк, зур рейдлар, авыр юл-транспорт һәлакәтләре һәм балалар катнашындагы фаҗигаләр дулкынын кичерә.
Юлларда үлем — статистика һәм күрсәткечләр
Быелның беренче яртыеллыгында безнең районда 29 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Бу күрсәткеч узган елның шушы чорыннан бары 4 очракка артык булса да, фаҗигаләрнең авырлыгы шактый үскән: 34 кеше яраланган, 8 кеше үлгән.
Үлем очракларының артуы — 166 процентка! Әгәр узган елның беренче яртыеллыгында Яшел Үзәндә 3 кеше һәлак булса, быел бу сан 8гә җиткән.
Республика күләмендә дә хәл шактый киеренке. 2026 елның 7 аенда Татарстанда 1540 юл-транспорт һәлакәте булган — бу узган елгы күрсәткечтән 37 очракка кимрәк. Әмма үлем-китемнәр саны, киресенчә, 19 очракка арткан — 161 кеше һәлак булган.
Яшел Үзән районы буенча ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Рамил Идиятуллин әйтүенчә, фаҗигаләрнең төп сәбәбе — югары тизлек, куркыныч «обгон» һәм йөртүчеләрнең чиктән артык үз-үзенә ышанычы.
«Кешеләр руль артына утыра һәм физика законнары аларга тәэсир итми дип уйлый. Хәтта 10–20 чакрымга тизлекне арттыру авариядән качып котылу мөмкинлеген юкка чыгара. Йөртүче берничә минутка гына вакытны экономияләү өчен каршы полосага чыга, әмма нәтиҗәдә бәрелеш була. Мондый «иттарткыч»та исән калу мөмкинлеге калмый диярлек», — ди ул.
Тагын бер куркыныч фактор — фаҗигагә очраган автомобильләр эчендәге кешеләрнең өчтән бер өлеше каешларын эләктермәгән була.
«Аны эләктерү өчен секундлар җитә, кире очракта ул аның тормыш бәясенә торырга мөмкин», — дип ассызыклый Рамил Идиятуллин.
Балалар — игътибар үзәгендә
Яшел Үзән районында балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре саны арта. Быел теркәлгән 10 авария нәтиҗәсендә 1 бала вафат булган, 17се төрле дәрәҗәдәге яралар алган.
Күптән түгел генә, 24 июльдә, Волжская урамында булган резонанслы һәлакәт нәтиҗәсендә 16, 17 һәм 18 яшьлек алты үсмер һәлак булды. Берсе исән калса да, авыр тән җәрәхәтләренә дучар ителде.
Һәм менә тагын, озак көтәсе булмады: 9 августта Зур Ключи — Уразлы юлында тагын яшүсмерләр утырган автомобиль йөртүчесе гаебе белән юлдан төшеп капланды. Үлүчеләр булмаса да, җәрәхәтләнүчеләр бар. Республикада ярты ел эчендә балалар катнашында 206 авария булып, аларда 227 баланың зыян күрүе һәм алты баланың һәлак булуы — билгеле чынбарлык.
ЮХИДИ хезмәткәрләре билгеләвенчә, балаларның велосипед, электросамокат һәм питбайкларда йөрүе куркыныч. Мондый хәлләрне булдырмас өчен, ЮХИДИ «Мотоцикл» рейдлары үткәрә. Апрельдә Казанда узган рейд вакытында 11 берәмлек транспорт чарасы штраф тукталышына озатылган, шуларның 8е питбайк булган. Инспекторлар билгеләвенчә, аеруча игътибар питбайк һәм скутердагы яшүсмерләргә юнәлдерелә.
Рейдлар һәм профилактика
Август ае Татарстанда полициянең махсус операцияләренә бай. «Айнык йөртүче» рейды узып, инспекторлар төнге сәгатьләрдә дә юлларны көчәйтелгән режимда патрульдә тотты.
Быелның 7 аенда гына 5,5 меңнән артык йөртүче исерек хәлдә тотылган. Шундыйлар гаебе белән 67 авария булган, аларда 19 кеше үлсә, 93е яраланган.
Тагын бер мөһим чара — «Халык инспекторы» кушымтасы. Ул юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларны ачыклауда ярдәм итә. Аның аша 18 төр хокук бозуны теркәп була, аларның алтысы өчен кулланучыларга акчалата бүләк тә каралган.
Нет комментариев