Карашәм авылында «Миңа флаг илһам бирә» дип исемләнгән патриотик танып-белү чарасы узды
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Карашәм авылында «Миңа флаг илһам бирә» дип исемләнгән патриотик танып-белү чарасы узды

Ватан тарихын белү — аның киләчәгенә хөрмәт!

Россия Дәүләт флагы көне уңайланыннан, Карашәм мәдәният йорты ишегалдында төрле яшьтәге укучылар өчен "Миңа флаг илһам бирә" дип исемләнгән патриотик танып-белү чарасы узды.

Китапханәче катнашучыларга бик күп кызыклы мәгълүматлар җиткерде: 

  • Дәүләт флагының гасырлар дәвамында ничек үзгәрүе; 
  • Петр I тарафыннан расланган "герблы" флагның тарихы; 
  • Ни өчен нәкъ менә ак, зәңгәр һәм кызыл төсләрнең Россиянең кодрәте һәм мөстәкыйльлеге гәүдәләнеше булуы турында сөйләде. 

Очрашу барышында укучылар дәүләтебез тарихына һәм символларына багышланган әдәбият белән таныштылар. Чараның ахырында барлык катнашучылар бердәм рәвештә "Минем дәүләтем флагы" дип аталган флешмобка кушылды. ‍

Бу мөһим көнне безнең белән бергә үткәргән һәркемгә зур рәхмәт! Без Россиябез белән горурланабыз! 


Нет комментариев