Августның соңгы көннәре безне җылы һава торышы белән сөендерүне дәвам итә! Шул ук вакытта көзге сулыш та сизелә башлый.
Фото: Рәзилә Хәйретдинова, "ЯҮ"
Синоптиклар хәбәр итүенчә, 23 августта республикабызда түбәндәге һава торышы көтелә:
- Төнлә һәм иртән: аерым районнарда куе томан төшәчәк. Бигрәк тә юлга чыгучы машина йөртүчеләргә игътибарлы булырга киңәш ителә.️
- Җил: төньяк-көнбатыштан исәчәк, юнәлешен көньякка үзгәртәчәк. Җилнең тизлеге — секундка 5-10 метр, көндез аерым урыннарда тизлеге 13 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
- Һава температурасы:Төнлә: +9..+14˚ кадәр түбәнәячәк.
- Көндез: +23..+28˚ кадәр җылытачак — чын җәйге көн!
Нет комментариев