Әниләр турында гыйбарә
Яшәеш

Әниләр турында гыйбарә

Яңа гына дөньяга баласын тудырган яшь ана улын кулларына алып, елмайган һәм уйланып: — Бу бәхет озакка сузыламы икән? — дигән.

Фото: ясалма интеллект программасыннан алынды

Һәм фәрештә аңа:

— Ана булу юлы озын һәм авыр. Аның ахырын күргәнче, син картаячаксың. Шуны бел: башына караганда, ахыры яхшырак булачак, — дигән.

Яшь ана бу мизгелләрдә бәхетле булган һәм әлеге елларга караганда нәрсәнеңдер яхшырак була алуын күз алдына да китермәгән. Ул ана булу дәверендә балалары белән уйнаган, чәчәкләр җыйган һәм саф су чыганакларында коендырган, ә кояш аларга җылы нурларын сипкән. Яшь ана:

— Шушы бәхетле вакыттан да матуррак берни булмас! — дигән.

Төн җитеп, давыл кузгалган һәм караңгы юл күренмәс булган, ә балалар куркудан һәм суыктан калтыранган. Ана аларны кочагына алып, йөрәге янына кыскан һәм үзенең япмасы белән томалаган...

Балалар шунда:

— Әни, без курыкмыйбыз, чөнки син янәшә һәм бернинди начар нәрсә дә була алмый, — дигәннәр.

Таң аткач, каршыларында тау күргәннәр һәм өскә күтәрелгәндә бик арыганнар. Әниләре дә талчыккан, әмма балаларны гел:

— Түзегез, тагын бераз — һәм без өстә! — дип көч биргән.

Тау түбәсенә җиткәч, балалар:

— Әни, без синнән башка моңа ирешә алмас идек! — дигәннәр.

Ана, йокларга яткач, йолдызларга карап:

— Бу — узганыннан яхшырак көн, чөнки балаларым авырлыклар каршында рух көченең барлыгын белде. Кичә мин аларга кыюлык, ә бүген көч бирдем, — дип сөенгән.

Алдагы көндә җирне караңгылап, сәер болытлар куерган. Бу — сугыш, нәфрәт һәм явызлык болытлары булган. Балалар караңгыда әниләрен эзләгәннәр... Һәм тапкач, Ана:

— Күзләрегезне яктылыкка күтәрегез, — дигән.

Балалары карагач, шул кара болытлардан да югарырак Илаһи нур тапканнар һәм ул аларны караңгылыктан чыгарган.

Шул төнне Ана:

— Бу — барысыннан да яхшырак көн булды, чөнки балаларыма Аллаһны күрсәттем, — дип шөкер иткән.

Шул рәвешле айлар, еллар үткән. Ана картайган, бераз бөкерәйгән... Әмма балалары зифа буйлы, көчле булганнар һәм тормыш юлыннан кыю атлаганнар. Ә юллар авыр булганда, инде каурый кебек җиңел әниләрен кулларына күтәреп барганнар.

Һәм, ниһаять, биеклеккә менеп җитеп, юлларның яктылыгын, ә алтын капканың ачык булуын аңардан башка да күрә алганнар.

Ана әйткән:

— Мин үз юлымның ахырына җиттем. Һәм хәзер беләм: ахыры чынлап та башына караганда яхшырак, чөнки балаларым алга таба үзләре бара һәм аларның балалары — алар эзеннән калмый, — дигән.

Балалары:

— Әни, син әлеге капка аша узганнан соң да һәрвакыт безнең белән булачаксың, — дигәннәр.

Алар әниләренең ялгызы гына атлавын һәм аның артыннан алтын капканың ябылуын күзәткәннәр.

— Без аны күрә алмыйбыз, әмма ул әле дә безнең янда. Безнеке кебек ӘНИ — хәтер генә түгел, ул тере гәүдәләнеш... — дип, күз яшьләрен сөрткәннәр.

Әниләр һәрвакыт безнең белән: ул — без урамнан барганда яфрак шавында, ул — өстебездәге юылган керебезнең хуш исендә, ул — безгә кыен вакытта маңгаебызда тойган салкынча кулларда...

Әниебез безнең һәр шатлыклы елмаюыбызда яши. Ул — һәрбер күз яшебездә. Ул — без бу дөньяга иңгәндә иң беренче өебез, ул — һәр адымыбыздагы хәер-фатыйха.

Ул — беренче мәхәббәтебез дә, беренче кайгыбыз да, һәм безне җирдә бернәрсә дә аера алмый. Вакыт та, урын да, хәтта үлем дә!


Нет комментариев