Олы Ачасыр авылында изге максатка берләштергән хәйрия концерты узды
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Олы Ачасыр авылында изге максатка берләштергән хәйрия концерты узды

Җәй җитү белән Олы Ачасыр авылының мәдәният йортында аеруча җанлылык хөкем сөрә. Каникулга кайткан балалар белән биредә тормыш кайный. Мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Гөлнур Абзалина үз алдына бик күркәм максат куйган: балаларны берләштерү, дуслаштыру, иҗатка һәм сәнгатькә җәлеп итү.

Олы Ачасыр – зур авыл. Биредә балаларның барысы да бер-берсен яхшы белеп тә бетерми. Шуңа күрә уртак чаралар аларны якынайта, аралаштыра, дуслаштыра. Иң мөһиме – һәр баланың үз сәләте бар. Боларның барысы да хәйрия концертында ачык күренде. 

 Концертның максаты да бик изге иде:
Олы Ачасырдан махсус хәрби операциядә һәлак булган өч авылдаш егетнең якты истәлеген мәңгеләштерү өчен, алар яшәгән йортларга истәлек такталары урнаштыру һәм Бөек Ватан сугышы һәйкәле янында хәтер тактасы кую планлаштырыла. Бу эш авыл халкы ярдәме белән тормышка ашырылачак. Хәйрия концерты да нәкъ менә шул максаттан оештырылды. Сәхнәдә чыгыш ясаган балалар тамашачыларны сокландырды. Алар моңлы итеп җырлады, дәртләнеп биеде, күңелләрне тетрәндерерлек итеп шигырьләр сөйләде. Авылның өлкән талантлары да читтә калмады.

Концертка Норлат мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Хөршидә Гайнуллина һәм Мулла Иле мәдәният йорты мөдире Рәзинә Сәйфетдинова да кушылды. Алар йөрәк түреннән чыккан матур җырларын бүләк итте. 

Тамашачылар да читтә калмады, һәркем мөмкин кадәр үз өлешен кертте. Аллаһ боерса, авылдашларның бердәмлеге белән бу изге эш тә уңышлы башкарылыр дигән ышаныч зур. Чөнки Олы Ачасыр халкы һәрчак бердәм һәм ярдәмчел. Балаларны әзерләп сәхнәгә чыгарган, аларга иҗат канаты куйган, шундый күркәм чараны оештырган Гөлнур Абзалинага бары тик рәхмәт сүзләре генә әйтәсе килә. Мәдәният йортында уртак көч куеп әзерләнгән концерт-чараларга авыл халкы да активрак йөрсә, тагын да күңеллерәк булыр иде, әлбәттә. 


Нет комментариев