Җәйге чаралар концерт, дискотекалар белән генә чикләнмәде. Балалар өчен авыл мәчетендә дин нигезләренә һәм әдәп-әхлакка багышланган очрашу да үткәрелде.
Авыл уртасындагы матур мәчеткә моңа кадәр бер генә тапкыр да кереп карамаган балалар да булгандыр. Мәчетнең ни өчен кирәклеге, анда нәрсә эшләнүе, диннең кеше тормышындагы урыны турында һәр бала да аңлап җиткермәскә мөмкин. Шуңа күрә мондый очрашулар аеруча әһәмиятле.
Чара авыл мәчете, имам-хатыйб Равил хәзрәт Кадыйров, Тәскирә Шәйхуллина җитәкчелегендә авыл мөслимәләре һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә оештырылды. Равил хәзрәт балаларга ислам диненең нигезләрен аңлатты, ә Гөлнур Абзалина викториналар, кызыклы уеннар аша дини белемнәрне ныгытырга ярдәм итте.
Балалар сорауларга җавап бирде, догалар укыды, үз белемнәрен күрсәтте. Тәрбиянең нигезе – әдәп, тәртип һәм кешелеклелек. Боларның барысы да кечкенәдән салына. Шуңа күрә һәр кечкенә адымның киләчәк өчен зур әһәмияте бар. Бу очрашудан балалар һәркайсы үзенә файдалы белем алып киткәндер дип ышанасы килә.

Чараның ахырында барысы да тәмле пылау һәм кайнар чәй белән сыйланды. Бу мул табын авылның киң күңелле гаиләләре һәм мәчет ярдәме белән әзерләнгән иде. Аларга ихлас рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә. Йомгаклап әйткәндә, Олы Ачасыр авылының киләчәге өметле икәненә тагын бер кат инандык. Биредә талантлы балалар һәм яшьләр үсә: алар матур итеп җырлый да, дәртләнеп бии дә, шигырь дә сөйли. Иң мөһиме – алар милли мәдәнияткә дә, рухи кыйммәтләргә дә тартыла.
Авылның киләчәге нәкъ менә шушы балалар һәм яшьләр кулында. Димәк, Олы Ачасырның иртәгесе көне дә якты, өметле булыр.
Нет комментариев