Мулла Илендә «Спорт белән шөгыльләнергә кирәк» дип исемләнгән спорт чарасы узды
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Мулла Илендә «Спорт белән шөгыльләнергә кирәк» дип исемләнгән спорт чарасы узды

Сәламәт тәндә — сәламәт рух!

Физкультурачылар көне — ничә яшьтә булуыңа карамастан, һәрвакыт яшь, көчле һәм сәламәт булырга теләүчеләр бәйрәме ул. Бу — сәламәт яшәү рәвешен сайлаучылар, үз тәнен һәм рухын ныгытучылар көне. 

Шул уңайдан, Мулла Иле мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре бергәләп балалар өчен зур спорт бәйрәме оештырды! Мәдәният йорты янындагы ачык спорт мәйданчыгында "Яхшырак үсү өчен, спорт белән шөгыльләнергә кирәк" дип исемләнгән чара булып узды. ‍

Бәйрәм бик күңелле узды:

  • Балалар кызыклы эстафеталарда катнаштылар.
  • Көч, җитезлек һәм тизлектә үзара ярыштылар.
  • Бер-берсенә дәррт өстәп, җиңүгә омтылдылар. 

Әлеге чараның максаты — балаларда кечкенәдән спортка мәхәббәт уяту һәм сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү иде. Чөнки фәкать сәламәт, көчле кеше генә үз Туган илен яклый, саклый һәм үстерә ала! 

Мулла Иле мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Гөлназ Гыйззәтуллина


Нет комментариев