Яшел Үзән укучылары интеграль сәнгать республика конкурсының гран-при ияләре булды
Яшәеш

Яшел Үзән укучылары интеграль сәнгать республика конкурсының гран-при ияләре булды

Казанда мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен «Луч - 2021» II республика сәнгать фестиваль-конкурсы узды.

Яшел Үзәннең "АлПар"студиясенең катнаш төркемендә тәрбияләнүчеләр жюри хөкеменә "Кто есть кто?” пластик миниатюрасын тәкъдим итеп, "Театр иҗаты " номинациясендә гран-при яулады.

Моннан тыш, "ЮЛА" балалар әдәби берләшмәсендә катнашучылар ике тапкыр 1 дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды: Ангелина Гришаева һәм Евгения Королькова дуэты һәм Злат Кузнецов, Булат Яруллин һәм Алена Жилкина триосы лаеклылар арасында.

ЛитО "ЮЛА"дан тагын бер катнашучы Арина Кашина 1 дәрәҗә дипломга лаек булды.

Котлыйбыз!


Нет комментариев