Республика техноквестында җиңүчеләр билгеле булды
Яшәеш

Республика техноквестында җиңүчеләр билгеле булды

Яшел Үзән иҗат үзәгендә "Мейкерспейс-2021"Республика фәнни-техник команда квесты узды.

Анда Яшел Үзән, Саба, Кайбыч һәм Буа районнарыннан техник иҗат белән шөгыльләнүче балалар катнашты.

Квест-уен шартлары буенча катнашучылар биш этап узарга тиеш иде. Аларның һәркайсында техниклар билгеле бер инженер биремен үтәделәр: ракетаны эшләтеп җибәрделәр, катапультура кордылар, гидромотор җыйдылар, күпер кордылар.

 



Конкурс нәтиҗәләре буенча абсолют җиңүчеләр билгеләнде.

"Бронза" - Байлар Сабасы гимназиясе, көмеш - Яшел Үзәннең 1нче лицеена бирелде, ә Саба районының Олы Шыңар мәктәбе командасы лидер булды.


Нет комментариев