Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Пасха бәйрәме белән котлыйм!

Хөрмәтле райондашлар, 2 май көнне православие динен тотучылар иң күркәм бәйрәмнәрнең берсе – Пасханы билгеләп үтә.

Күп кенә башка илләрдәге кебек, Россиядә дә Пасха – иң зур бәйрәмнәрнең берсе. Әлеге якты язгы көннәрдә һәркем туганнарына һәм якыннарына игътибар күрсәтергә, алар белән бәйрәм шатлыгын уртаклашырга, рухи аралашу җылысы бүләк итәргә омтыла. Ул кешеләрне берләштерә, Ватаныбыз хакына иҗади хезмәткә һәм яңа казанышларга илһамландыра.

Районыбыз территориясендә күпмилләтле мирасны торгызу буенча шактый зур эшләр алып барыла. Муниципаль, иҗтимагый һәм дини оешмаларның уртак тырышлыгы, киләчәк буын өчен үткәннәр ядкарен саклап кына калмыйча, җәмгыятебездә тынычлык һәм татулык нигезе булып торган рухи гореф-гадәтләребезне үстерер гә дә мөмкинлек бирер дип ышанам.

Православие динен тотучы райондашларыбызны чын күңелдән Пасха бәйрәме белән котлыйм!

Барлык кешеләрне берләштереп, аларның рухи тормышында гаять зур роль тоткан, һәр христиан өчен газиз булган шушы бәйрәм күңелегезне җылытып, гаиләләрегезгә бәхет, тынычлык, уңышлар гына китерсен. Чын йөрәктән сезгә иминлек, саулык-сәламәтлек, җан тынычлыгы телим! Бәйрәм котлы булсын!

Әүфәр Галиев,
«Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты» акционерлык җәмгыяте генераль директоры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев