Балаларның сәламәтлекләренә зарар китерүче мәгълүматтан саклау – дәүләт өчен мөһим бурыч. Бу өлкәдә Россия законнарының үтәлешен күзәтү берничә федераль органга йөкләнгән.
Менә алар:
- Элемтә, мәгълүмат технологияләре һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт;
- Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт;
- Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роспотребнадзор).
Роспотребнадзор үз вәкаләтләре чикләрендә кулланучыларга сатыла торган мәгълүмати продукциянең мәҗбүри таләпләргә туры килүен дәүләт күзәтүе астында тота. Бу таләпләр, беренчедән, озату документларында продукцияне классификацияләү нәтиҗәсендә алынган мәгълүматларны күрсәтүне, икенчедән, шул мәгълүматларга ярашлы рәвештә продукциягә билге урнаштыруны үз эченә ала.
Продукция категориясе түбәндәгечә билгеләнә:
Мәгълүмати продукция билгесе, башкалар белән беррәттән, басма продукциядә, афишаларда, күңел ачу чаралары, кино яки видеокүрсәтүләр турындагы игъланнарда, шулай ук керү билетларында, чакыруларда яки мондый чараларга йөрү хокукы бирүче башка документларда урнаштырылырга тиеш. Билгесез һәм кисәтүсез мәгълүмати продукцияне әйләнешкә чыгару тыела. Законның мәҗбүри таләпләрен бозган өчен административ җаваплылык каралган. Ул Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар турындагы кодексының 6.17нче маддәсенең 1нче өлешендә билгеләнгән.
Әгәр сез мәгълүмати билге куелмаган продукцияне сату фактларына очрасагыз, Роспотребнадзорның территориаль органнарына яки Бердәм Консультация үзәгенә 8-800-555-49-43 телефоны буенча (тәүлек әйләнәсе) мөрәҗәгать итә аласыз.
Нет комментариев