Экология министрлыгы республика буенча шиналар кабул итү пунктларын ачуны планлаштыра
Яшәеш

Экология министрлыгы республика буенча шиналар кабул итү пунктларын ачуны планлаштыра

2026 елның беренче яртыеллыгында Татарстан экологлары тарафыннан 430 тоннадан артык кулланылган шиналар җыелып, эшкәртүгә чыгарылган.

Аларны кабул итү пунктлары республиканың 36 районында оештырылган. Бу хакта Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры Азат Зиганшин А.И. Щеповских исемендәге XXI Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә хәбәр итте.

– 2025 елдан башлап Министрлык "Татнефть" компаниясе һәм җирле үзидарә органнары белән берлектә мондый пунктларның республика челтәрен булдыру буенча эш алып бара. Җыелган икенчел чимал эшкәртүгә тапшырыла, бу ябык цикл икътисады принципларына туры килә. Өстенлекле бурыч – пунктлар географиясен барлык муниципаль берәмлекләргә кадәр киңәйтү, – дип сөйләде ул.

Кулланылган автомобиль шиналарын һәм покрышкаларны кабул итү пунктлары турында мәгълүмат Татарстан экокартасына «Яшел стандартлар» астсистемасында кертелгән.

Моннан тыш, экокартага «УК «ПЖКХ» һәм «Гринта» региональ операторлары тарафыннан оештырылган киң калдыклар исемлеге буенча җыю пунктлары адреслары да кертелгән. Мондый пунктлар халыктан төрле фракцияләрне кабул итә, аннары аларны эшкәртүгә яки юк итүгә җибәрә.

Татар-информ


Нет комментариев