Яшәеш

17 яшькә кадәрге балаларга бердәм пособиене кем ала ала

Пособие өч шарт үтәлгәндә билгеләнә.

Бу – бер кешегә уртача керем яшәү минимумыннан түбәнрәк булырга тиеш, һәр хезмәткә сәләтле өлкән кешенең 12 айлык кереме 8 МРОТтан ким булмаска тиеш, ә гаиләнең мөлкәте билгеләнгән нормаларга туры килергә тиеш.

Түләү күләме балага региональ яшәү минимумының 50% (7 807,5 сум), 75% (11 711,25 сум) яки 100% (15 615 сум) тәшкил итә. Пособие бер елга билгеләнә, гаризаны «Дәүләт хезмәтләре» порталы яки МФЦ аша бирергә мөмкин. Озайту өчен яңа гариза бирергә кирәк.

Ата-аналарның берсе, баланы кабул итүче яки опекун гариза бирә ала. Гаилә Россия гражданнары булырга һәм илдә яшәргә тиеш. Түләүдән салым алынмый. Берничә бала туган очракта пособие һәр балага билгеләнә. Күченгәндә сумма яңа төбәк буенча яңадан исәпләнә. Бу аз керемле гаиләләргә адреслы ярдәм.

Татар-информ


Нет комментариев