Өйгә керү сөннәтләре
Иман нуры

Өйгә керү сөннәтләре

Безнең динебез гаиләгә аеруча зур әһәмият бирә һәм мөселман халыкларда гаилә беренче урында тора дияргә була. Гаилә дигәч, кешенең яшәү урыны – йорты (өе) күз алдына килә. Әйдәгез, өйгә керүгә / өйдән чыгуга кагылышлы кайбер сөннәт гамәлләрне карап үтик.

Фото: Алия Гаязова, «ЯҮ»

  1. Өйдән чыкканда укыла торган дога

Бисми-Лләәһи, тәүәккәлтү гъәлә-Ллааһи, үә ләә хәүлә үә ләә къуввәтә илләә би-Лләәһ – «Аллаһ исеме белән, Аллаһка тәвәккәл иттем (тапшырдым), Аллаһы Тәгаләдә булган көч-кодрәт һәм куәт, һичшиксез, башка бер затта да юк» Әбү Дауд, №5095-нче хәдис, Әт-Тирмизи, №3426-нчы хәдис.

  1. Өйгә кергәндә укыла торган дога

Бисми-Лләәһи үә-ләҗенәә, үә бисми-Лләәһи хъараҗенәә, үә гъәләә Раббинәә тәвәккәлнәә – «Аллаһ исеме белән без кердек, Аллаһ исеме белән без чыктык һәм Раббыбызга тәвәккәл кылдык (тапшырдык)» Әбү Дауд, №5096-нчы хәдис, Әт-Табәрани, №3/296, №3452-нче хәдисләр.

  1. Өйдә булучыларны сәламләү

Әс-сәләәмү гъәләйкүм / Әс-сәләәмү гъәләйкүм үә рахмәту-Ллааһ / Әс-сәләәмү гъәләйкүм үә рахмәту-Ллааһи үә бәракәәтүһ – «Сезгә Аллаһның ﷻ сәламе булсын» / «Сезгә Аллаһның ﷻ сәламе һәм рәхмәте булсын» / «Сезгә Аллаһның ﷻ сәламе, рәхмәте һәм бәрәкәте булсын».

Гаиләдә Ислам әдәбен һәм рухын саклау өчен мөнәсәбәтләрне дөрес итеп төзү мөһим. Динебез кунаклар алдында гына үтәлә торган йола булып калмасын өчен, шәригатьтә кушылганны һәм Ислам әдәпләрен көндәлек тормышта гадәткә кертергә кирәк. Өйгә кергәндә килүеңне / кайтуыңны аңлатып берәр ишарә кылырга: йөткерергә, шакырга яки шуның кебек тавыш биреп, өйдәгеләрне кисәтү тиешле, хәтта үз өеңә керсәң дә. Чөнки гаилә әһелләренә үзләрен тәртипкә китерү таләп ителергә мөмкин.


Нет комментариев