Мәүлид ае турында Миләүшә Закирова, Фәния Исмәгыйлева һәм Фидания Садыйкова бик матур итеп сөйләделәр.
Кичәдә барлыгы 18 кеше катнашты. Һәрбер кеше Коръән сүрәләре укып, изге мәҗлескә үз өлешен кертте. Кичә ахырында күмәк рәвештә салаватлар әйтелде. Мәчет эчендә яңгыраган салаватлар күңелләргә тынычлык һәм нур иңдерде.
– Бу матур һәм саваплы кичәне оештыручы – Закирова Миләүшә апага зур рәхмәтебезне белдерәбез! Аллаһы Тәгалә кылган изге гамәлләребезне кабул итсен, күңелләребезгә иман нуры, гаиләләребезгә бәрәкәт бирсен, – дип яза мәдәният йорты мөдире Рәмзия Мәҗитова.
Нет комментариев