«Яшел Үзән» газетасы җирле үзидарә темасын яктырту буенча республика конкурсында җиңү яулады
Яшәеш

«Яшел Үзән» газетасы җирле үзидарә темасын яктырту буенча республика конкурсында җиңү яулады

Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы ел саен «Массакүләм мәгълүмат чараларында җирле үзидарә темасын иң яхшы яктыртуга» конкурс игълан итә. Бәйге берничә номинациядә уза.

«Муниципаль матбугат чараларында иң яхшы басма» номинациясендә «Яшел Үзән» газетасы җиңүче булды. Бу уңайдан, газетабызның журналистлары тарафыннан әзерләнгән материаллар – авыллардагы үзгәрешләр, җирле бюджетның торышы, гражданнар инициативалары, социаль программалар һәм муниципаль депутатлар эшчәнлеге турындагы мәкаләләр – югары бәяләнде.

Бүләкне «Яшел Үзән» газетасының баш мөхәррире Илсөя Садыйковага Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин тапшырды. Тантаналы рәвештә уздырылган бүләкләү барышында Әгъзам Гобәйдуллин редакция коллективына нәтиҗәле хезмәт өчен рәхмәтен белдерде һәм алдагы елларда да активлык, төгәллек һәм тирәнтен анализлау теләде.

Бу җиңү – «Яшел Үзән» газетасы журналистларының профессионализмын, җирле проблемаларга битараф булмавын һәм халыкка кызыклы, файдалы мәгълүмат бирүгә омтылышын тагын бер кат раслый.

Газетабыз алдагы елларда да укучыларыбызны актуаль, әһәмиятле һәм төп темалардагы яңалыклар белән сөендереп торсын.


Нет комментариев